Тәскирә Рамазан кызы Хәбибуллинага 31 нче декабрь көнне 90 яшь тулды.

2016 елның 2 гыйнвары, шимбә

   Таузар авылыннан Тәскирә  Рамазан кызы Хәбибуллинага 31 нче декабрь  көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы  Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиевлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент  В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International