Азат Дәүләтшин күпләр өчен үрнәк

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Балтач районы фермеры «Казан» агропромпаркында үз товарларын сата.

Шода авылында яшәүче Азат Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгы күпләр өчен үрнәк булып тора. Ул сарыклар үрчетү буенча ферма төзү өчен бюджеттан ярдәм алды, 2015 елда «Лизинг-грант» программасында катнашты.


Хуҗалыгында 320 баш сарык, 60 ат, 10 сыер асрый. Киләчәктә атларның баш санын 200 итәргә җыена. Азат Дәүләтшин үз техникасы белән 3 меңнән артык рулон печән җитештерә, шуларның 2 меңен сата. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында 7 кеше хезмәт куя. Фермерның Балтач бистәсендә кибете һәм кафесы бар. «Казан» агропромпаркына үзе җитештергән ит һәм сыйфатлы казылык белән дә сату итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International