13 гыйнвар көнне Ушма авыл клубында Искечә Яңа ел уңаеннан мавыктыргыч бәйрәм кичәсе булып узды.
15нче январь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә балаларга үзара дус булу, авырлык килгәндә бер –береңә ярдәм итәргә кирәклекне аңлату максатыннан “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Балтач урта мәктәбенең 1В, 1А сыйныфында укучы балалар белән “Дуслык белән көчле без” дип аталган тематик кичә узды. 1В сыйныфы балалары (җитәкчеләре Замалиева Л.М.) ярдәмендә әзерләнгән кичәдә кечкенә китап укучыларыбыз дуслыкка багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, мәкальләрләрне дәвам иттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Балалар дуслыкның чын мәгънәсен аңлап, өйләренә укырга китаплар да алып киттеләр.
6 нче январь көнне Сәрдек авыл китапханәсендэ 10 нчы класслар белэн "Эш сөймәсне кем сөйсен" исем астында әңгәмә уздырылды. Әңгәмәгә хезмәт ветераны Лотфуллин Васил, 10 нчы классларга, хезмәт-кешенең күңел көзгесе, икәненә хезмәтне, эшне яратырга кирәклегенә үзенең уй-фикерләрен әйтте, вакыйгаларын сөйләде. Әңгәмә бик күңелле барды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсе районыбыз икътисадында төп урынны алып торганлыктан, аныӊ үсеше, бүгенге халәте һәм киләчәге һәркемне кызыксындыра, уйландыра.
Бу өлкәдә һәр тиенне санап, аны кайсы тармакка юнәлдереп зуррак табыш алу турында гына түгел, ә булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланып, җибәрелгән ялгышларны вакытында төзәтеп, күләмле продукция һәм тиешле файданы алу турында фикерләшү вакыты күптән көн тәртибендә тора. Җитәкчелекнеӊ, белгечләрнеӊ алдынгы технологияләрне кулланып алга карап эш йөртүе дә иӊ кирәкле юнәлешләрнеӊ берсе булып кала. «Смәел» күмәк хуҗалыгына нәкъ шушы таләпләрдән чыгып район хуҗалык җитәкчеләре икътисад белгечләре белән бергә ачыктан-ачык фикерләшергә чакырылганнар иде. Бу җирлектә 200 млн. сумнан артыграк чыгымнар сораган мегаферма төзелеше барышын газета битләрендә таныштырып барган идек. Ниһаять, хуҗалык белгечләре бу корылманыӊ эшчәнлеге, аныӊ нинди үсешкә мөмкинлек тудыруы турында үз күзләре белән күреп, инана алдылар. Соӊыннан Смәел авыл мәдәният йортында 2015 елда район авыл хужалыгы терлекчелек тармагы үсешенә йомгак ясалды.
Тәкъдим ителгән чыгышлардан, таблицалардан караганда, дөрестән дә узып киткән ел район терлекчеләре өчен уӊышлы ел булган. Хуҗалыкларга ел дәвамында кергән 1 млрд. 931 млн. 997 меӊ сум керемнеӊ 1 млрд. 634 млн. 140 меӊ сум куләмендәгесе нәкъ терлекчелек өлкәсеннән кергәнен хисапласак, ягъни 85 проценты, бу тармакныӊ әһәмиятенә һәм мөмкинлегенә тагы бер кат инанасыӊ. Терлекчелектән иӊ зур керем – 147 млн. 815 меӊ «Татарстан»да, яӊадан ике хуҗалыкта бу керем 100 млн. сумнан артып киткән: «Яӊа тормыш»та ул 123 млн. 830 меӊ, «Дуслык» хуҗалыгында 114 млн. 800 меӊ сум тәшкил иткән.
Нәтиҗәле эшләгән 5 хуҗалыкныӊ терлекчелек өлкәсендәге акча кереме гомуми район күләмендәге кеременеӊ 36 процентын тәшкил итә. Димәк, һәр хуҗалык тигез дәрәҗәдә эшләсә, өстәмә керемнеӊ күпмегә артасын күзалларга була. Бу өлкәдә 2015 елда иӊ зур үсешне Тимирязев исемендәге хуҗалык күрсәтте, терлекчелектә акча кеременеӊ үсеше – 143 процент. Бу юнәлеш буенча «Маяк», «Борнак», «Смәел», «Яӊа тормыш» күмәк хуҗалыкларында узган чорда үсеш сизелерлек. Алда санаган кайбер хуҗалыкларныӊ шул ук вакытта гомуми акча кереме күләмен арттыру буенча эшлиселәре күп әле.
Район күмәк хужалыкларына 2014 һәм 2015 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме (меӊ сумнарда).
|
Хуҗалыклар исеме |
2014 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме (меӊ сумнарда). |
2015 елда терлекчелек өлкәсеннән кергән акча кереме (меӊ сумнарда). |
|
Татарстан |
147815 |
148714 |
|
Яңа тормыш |
123830 |
104301 |
|
Дуслык |
114800 |
102542 |
|
Кызыл юл |
97145 |
87890 |
|
Труд |
96788 |
86225 |
|
Кама |
92874 |
94180 |
|
Тимирязев исем. |
92186 |
64509 |
|
Бөрбаш |
90140 |
81974 |
|
Игенче |
89472 |
86921 |
|
Сорнай |
81348 |
70300 |
|
Смәел |
79544 |
65904 |
|
Маяк |
78434 |
64485 |
|
Сосна |
77712 |
71361 |
|
Якты юл |
71341 |
61879 |
|
Алга |
64783 |
74939 |
|
Активист |
60828 |
63091 |
|
Тукай исем. |
51776 |
47150 |
|
Арбор |
51702 |
44135 |
|
Борнак |
45217 |
37660 |
|
Уңыш |
26 405 |
30910 |
|
Район буенча |
1634140 |
1489070 |
Саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.
Район күмәк хуҗалыкларында кыш айларында эш тукталып тормый. Игенче инде бүгеннән язгы чәчүгә, яӊа уӊыш алырга әзерләнә. Техниканыӊ әзерлеге белән ашлама туплау да зур игътибар сорый.
Район буенча 16 январьга 1125 тонна аммиак суы, 118 тонна аммиак селитрасы, 1217 тонна катлаулы ашлама тупланган. Кызганыч, бу мәсәләгә әлегә кадәр кайбер хуҗалык җитәкчеләре тиешенчә игътибар бирми.
«Дуслык», «Сорнай» хуҗалыкларында хәзерге көнгә кадәр бер тоннада ашлама юк. «Уӊыш», Тукай исемендәге, «Маяк» хуҗалыклары да «күз буяу» өчен генә берничә тонна ашлама кайтарттылар.
Район күмәк хуҗалыкларында кыш айларында эш тукталып тормый. Игенче инде бүгеннән язгы чәчүгә, яӊа уӊыш алырга әзерләнә. Техниканыӊ әзерлеге белән ашлама туплау да зур игътибар сорый.
Район буенча 16 январьга 1125 тонна аммиак суы, 118 тонна аммиак селитрасы, 1217 тонна катлаулы ашлама тупланган. Кызганыч, бу мәсәләгә әлегә кадәр кайбер хуҗалык җитәкчеләре тиешенчә игътибар бирми.
«Дуслык», «Сорнай» хуҗалыкларында хәзерге көнгә кадәр бер тоннада ашлама юк. «Уӊыш», Тукай исемендәге, «Маяк» хуҗалыклары да «күз буяу» өчен генә берничә тонна ашлама кайтарттылар.
2016 елда шәхси-ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү өчен Татарстан бюджетыннан 200 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Бу шәхси хуҗалыклар алган кредитларның процент ставкаларын каплау өчен бирелә. Субсидияләр нәселле терлек, яшь кошлар, азык-төлек, ветеринария профилактика чаралары үткәрү, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзелеше һ.б. чыгымнарының бер өлешен каплау өчен кулланырга мөмкин.
13 нче гыйнвар көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе балалар бакчасында “Яңа елда да дустым, киңәшчем бул, син Китап!” дигән китапханәгә кабул итү дәресе үткәрде
13 нче гыйнвар көнне Балтач ял паркында районыбыз халкына Искечә Яңа елны каршылау бәйрәм кичәсе уздырылды.
Бәйрәм кызыклы уеннар, ярышлар һәм концерт программасы белән үрелеп барды.
"Халыклар дуслыгы" музее залында Чипья урта мәктәбенең 10нчы класс укучылары белән ""История нашего края с древнейших времён" дигән тема астында дәрес алып барылды.