19 январь көнне Чепья авылы мәдәният хезмәткәрләре “Наз” тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясадылар. Китапханә мөдире Зиатдинова Зәлия китапханә эшчәнлеге һәм яңа китаплар белән таныштырды. Мәдәният йортының “Туганай” керәшен фольклор ансамбленең чыгышы да ял итүчеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Очрашудан һәркем күтәренке кәеф һәм елмаю белән кабат очрашулар теләп таралышты.19 январь көнне Чепья авылы мәдәният хезмәткәрләре “Наз” тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясадылар. Китапханә мөдире Зиатдинова Зәлия китапханә эшчәнлеге һәм яңа китаплар белән таныштырды. Мәдәният йортының “Туганай” керәшен фольклор ансамбленең чыгышы да ял итүчеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Очрашудан һәркем күтәренке кәеф һәм елмаю белән кабат очрашулар теләп таралышты.
Хуҗалыгында сыеры бар кеше иртән-иртүк торуга сөт саварга чыгып китә, күмәк хуҗалыкта да шулай, сыер савучылар иртәнге сәгать биш белән алты арасында савымны төгәлләп куя.
Нөнәгәр сөтчелек фермасында да эш атнасы шулай башланган, ферманың эшчәнлеге белән танышырга килгәндә пешекче апа терлекчеләргә иртәнге ашларын ашатып, кайтырга чыккан иде. Фермада шулай бит ул, бер кат әзерләп ашатасың да, икенче ашка кадәр, өеңә кайтып килү мөмкинлеге бар. Озак еллар биредә сыер сауган, сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә кухняга күчкән Наилә апа белән хәйран озак кына сөйләшеп тордык, көлешеп тә алдык. Шулай күтәренке кәеф белән җитди холыклы ферма мөдире Вәсилә Мөхәммәтҗанова хозурына килеп кердем.
Кукмара районының хезмәт сөючән халкы белән танылган Олыяз авылы кызы Вәсиләнең, иптәше белән бергә, Чутайга күчеп килеп эшли башлавына да хәйран икән. Югары белемле Вәсилә Мансуровна башта “Кызыл юл” җәмгыятендә баш зоотехник булып эшли, 3 ел ярым “Маяк” җәмгыятендә хезмәт куя, соңгы ике елда Нөнәгәр фермасын җитәкли. Динар, Ленар исемле уллар үстергәннәр, олы улы КФУның мехматында магистратурада укый, икенчесе Чаллы физкультура колледжында белем ала.
Эчү, урлау, ялкаулык – ферма мөдиренең иң яратмаган сыйфатлары, шуңа да биредә андыйларга урын юк, ә менә сыер савучы кызлардан уңган – дүрт группага бүленеп, сменалы алым белән эшләүче – Эльмира Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Нотфуллина, Гөлүсә Галимуллина (рәсемдә сулда); Резеда Әхмәтшина (рәсемдә уңда), Тәнвирә Галәлетдинова, Фәрит Галиев (сыер савучы ирләр сирәк, әмма хөрмәткә лаек гамәл); Раушания Фазылҗанова, Фәридә Шәяхмәтова, Рамилә Закирова; Гөлназ Нәкыйпова, Суфия Галәлетдинова, Гөлнара Хәйруллина тырышлыгы белән хәзерге вакытта көненә 5400 килограммга кадәр сөт савып баралар, бу бер сыерга 17, 4 килограмм туры килә. Фермада исә барлыгы 310 баш савым сыеры исәпләнелә. Савылган сөтләр дәүләткә озатылганчы операторчы егет Ранил Галимуллин җаваплылыгында, хәзерге вакытта “Кызыл юл” җәмгыяте Татарстандагы “Агро-Мол” ширкәте белән хезмәттәшлек итә, сөтләр шунда озатыла. Ферма капкасыннан кергәндә үк сөт “Камаз”ы белән очраштым, цистернасына сөт тутырып китеп барышы иде.
Равил Шакиров Чавал техникумын тәмамлаган, зоотехник белеме алган, көн дә иртән сыерларның тоякларын бер кат карап чыга, яралы булса, дәвалый, майлый-бәйли. Равилнең әтисе дә шушы ук хуҗалыкта каравылчы, әтисенең энесе Әмир абый да биредә гаять тә кирәкле һөнәр башкара –тирес чыгару механизмы операторы, эшләтүчесе дә, төзәтеп, ремонтлап торучысы да үзе. Атчы Рамил Хөрмәтуллинның эш тәҗрибәсе 20 ел тирәсе, шушы вакыт эчендә хуҗалыкның мул чагын да, хур чагын да күрергә туры килгәндер үзенә, шуңа да ул “Кызыл юл” хуҗалыгына кушылып, эш торышының, хезмәт шартларының уңайлануыннан канәгать. Тегермәндә фуражны үзе тарта, ат белән абзарларга кертә, берүзе бушата. Бу юлы Нелли кушаматлы атын җиккән.Көн дә бер ат җиксә дә аптырарлык түгел аңа, чөнки җәмгыятьнең 30га якын аты да аның тәрбиясендә. Механизатор Рафил Әсхәтов (тракторчы Фаяз Нәкыйпов белән алмаш-тилмәш эшлиләр), сыерларга силосы-сенажы, саламы-фуражы бергә кушылган монокорм өләшә.Тәрбия әйбәттер, сөтнең күрсәткече узган елның шушы чорлары белән чагыштырганда күпкә яхшырган.
Тыныч мохиттә барган иртәнге хезмәтнең тагын бер матур мизгеленә туры килдем – ылыс исе таралган җйнак кына бер абзарда Зөлфия апа Гомәрова бозаулар тәрбияли, ферма мөдире аның тырышлыгыннан бик риза. Зөлфия апа да Кукмарадан икән, Тырыш авылыннан, 1991 елда бирегә кияүгә килгән. Башта дуңгыз фермасында эшли (хәзер инде җәмгыятьтә дуңгыз фермасы юк), аннан бирегә бозаулар карауга күчкән. Чутай фермасыннан китертелгән 3 айлык бозауларны кабул итеп ала, күз карасыдай 6 ай тәрбияли, аннан Комзаводтагы фермага озата. Зөлфия апа карамагында 80 бозау, тәүлеклек үсешләре 1килограмм.
Нөнәгәр фермасында эш атмосферасы ничек җылы каршы алды, шулай озатып та калды. Биредә һәркем үз эшен белә, килүгә үк эшкә тотына, гәп куертып торучылар күренми, шул рәвешчә иртән ашыкмый-кабаланмый башланган хезмәт көн азагына хәере белән төгәлләнә. Ә кичен терлекчелек объектын каравылчылар Илшат Әхкиямов белән Ильяс Вәлиев кабул итеп ала.
Субаш авылында авыл урамнары арасында"Авылым урамнары" дип исемләнгән концертлар бәйгесе игълан ителде. Аның беренчесе 12 декабрьдә, икенчесе 16 январь көнне узды. Чиратта Поч Сосна һәм Каенсар авыллары.
Биктәш авыл клубында 2016нчы елның 13 гыйнвар көнендә 30 яшьтән узганнар өчен күңел ачу кичәсе үткәрелде.
Чутай сыерлары хәлвә ашый,
Баллы ботка белән сыйлана
Без килгәндә Чутай фермасыннан “брак”ка чыгарылган сыерларны озаталар иде. “Уртача 667 килограм үлчәү авырлыгы белән барлыгы ун сыерны озаттык”, ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова. Алдарак 886 килограмм авырлыктагы сыер саткан булганнар.
Калган хуҗалыклар белән чагыштырганда, биредә мондый малларны кыйммәт бәягә саталар. Ашату мәсьәләсе генә түгел, сату серләрен белү дә кирәк, диләр. Нәкъ базардагыча, сатулашсаң, товар яхшы бәядән китә. “Кызыл юл” хуҗалыгының Чутай бригадасында малларны тиешенчә тәрбияләүче уңган сыер савучылар, терлекчеләр, җитештергән продукцияне югары бәягә сата ала торган белгечләр эшли.
Тудыру бүлекчәсендә эшләүче Фирдинә Гайнуллина, Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Фирдания Вәгыйзованың хезмәтләре хакында бары мактау сүзләре генә ишеттек.
Раздой группасы кызлары Ләйсән Габделхәева, бик тиздән үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мәсхүдә Закирова, белеме буенча мал табибы булган Рания Гарифуллинаның нык ихтыяри көчкә ия булуы, үз эшләрен намус белән эшләүләре дә олы мактауга лаек. 2013 елда зур авырлык белән башланып киткән эшчәнлек бүген югары күрсәткечләр белән сөендерә, ди баш зоотехник. Элегерәк бер сыер 17,5 литр сөт бирсә, бүгенге көндә уртача савым 26,5 литрга җиткән. Хәтта 46-48 литр сөт бирүче рекордчылар да бар биредә. Алар аерым рацион белән ашатыла икән.
2015 елда сөт җитештерү 7 процентка арткан. Җитәкчелек моның сәбәбен силос, сенажны башка елларга караганда иртәрәк сала башлау белән аңлата. Закваскалар белән эшләү дә үз нәтиҗәләрен биргән.
– Быел без өч төрле “Сио олл”, “Биомед 3”, “Ферваксил” дигән закваска белән эшләдек. Казаннан профессор Шамил Касыймович үзе килеп тәҗрибә үткәрде һәм безгә сайлап алу мөмкинлеге тудырылды, – ди терлекчелек буенча рәис урынбасары Илдар Бәйрәмов.
Рапс, кукуруз, арыш, борчакны бергә кушып, экструдер аша чыгарган катнашма да сөтнең артуына китергән. Чутайлылар бу катнашманы үзләренчә хәлвә дип йөртә. Аны исә хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләре Таһир Гыйбадуллин белән Илшат Вәлиев җитештерә.
Алты айга кадәрге бозаулар абзарында эшләүче Раушания Әхмәтҗанова, Рәбига Шәяхмәтованың хезмәләрен дә җитәкчелек югары бәяли.
Каплату таналары абзарында хезмәт куючы Зөһрә Җиһаншина белән Илгиз Хәбибуллиннарның хезмәтләре башкаларныкына караганда үзгәрәк, чөнки алар маллар тәрбияләүдән тыш, үзләре үк оператор вазыйфасын да башкара.
1969 елда төзелгән буаз таналар абзарында эшләүче Нурсия Габдуллина хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Быел әлеге абзарга реконструкция планлаштырыла икән.
200 баш савым сыерлар абзарында ике группа булып эшләүче Ризилә Гайфетдинова, Гөлнара Ибраһимова, Нурсия Рамазанова, Миләүшә Нургалиева, Бәдилә Абдуллина, Ләйсән Закирова, ә 100 баш савым сыерлары фермасы сыер савучылары Зөлхия Фазылҗанова, Әлфия Җамалиева, Татарстанның атказанган терлекчесе Маргарита Әхмәтҗанова, абыйлы-энеле операторалар Раяз һәм Рифат Нургалиевларның хуҗалыкның терлекчелектәге гомуми уңышларында өлешләре зур. Сыер саву операторлары Әнәс Ризванов, Илфат Вафиннарның да хезмәтләре мактауга лаек. Төп хезмәтләреннән тыш алар, мичкә ягып, барлык ферма коллективын кайнар су белән тәэмин итәләр. Ашлык пешереп, аңа фермент кушып, баллы ботка әзерлиләр.
«Кызыл юл» хуҗалыгының Чутай фермасы сыерларны өч тапкыр савуга көйләгән бердәнбер терлекчелек комплексы районыбызда.
Сыер савучылар беренче сменага иртәнге сәгать биштә килә, эшләрен төгәлләп, тиешле хезмәтләрен башкарып өйләренә кайтып киткәнче, икенче сменадагы эшчеләр килеп җитә, алар исә көндезге савуны башкара, аннан соң сыерларны кардага чыгаралар. Өченче сменага килүчеләр сыерларны кире үз урыннарына кертеп бәйләп, кичке савымга әзерлиләр. Эшләрен башкарып өйләренә тыныч күңел белән кайтып китә алар, чөнки кичкә калган каравылчылары — Таһир Шакиров белән Марат Галәлетдиновка тел-теш тидерерлек түгел, күзәтеп йөрү эшеннән тыш алар терлекләрнең асларын җыештырып, башка хезмәтләрне дә башкаралар.
Шушы урында уникаль ханым - Рузилә Мөхәммәдиева турында да сөйләп узасым килә. Ул мәктәпне бетергән елны ук фермага эшкә килә. Җаны-тәне белән авылга береккән кыз бернинди эштән дә чирканып тормый. Алыштыргысыз терлекче, диләр аның турында хуҗалык белгечләре. Сыерын да сава, кирәк икән каравылын да тора, иң мөһиме һәрбер йөкләнгән эшне намус белән башкара. Күп еллар бозаулату бүлегендә хезмәт куйган, бүгенге көндә вакытлыча раздойда эшли.
Рузилә ханымга киләсе елда 60 яшь тула, тормышында авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә, күңеле көр аның. Җиңел атлап, башын горур тотып, иреннәренә мөлаем елмаю йөгертеп, сыерларны бер кат яратып чыга ул. Шыпырт кына хәлләрен белешә, ә алар җавап итеп ахры терлекче апаларына җайлап кына мөгерәп, эләктерә алсалар, ялап та куялар. Бозауларга да бит улым, кызым дип, дәшә алар. Маллар да үзләренә булган мондый карашны әлбәттә тоядыр, тизрәк үсеп, мул сөт бирүләренә бу йогынты ясамыйча калмыйдыр.
Яңа туган бозаулар янына кергәндә үк ишектәге язуга күзем төште, чит кешегә керү тыела диелгән. Җайлап кына ишекне ачып кергәч, бозаулар да аптырап карап куйгандай булды, янәсе, нишләп йөрисең син монда. Шул арада каршыма яңа туган бозауларны караучы, алар телендә әйтсәк, «Корма мама» - Рәмзия Шәехзаманова килеп җитте. Эшенең ничек башкарылуын сөйләп узды, бактың исә монда да бөтен нәрсә компьютерлашып беткән. Бозауларның һәрберсенең муенына санлы чиплар беркетелгән, махсус аралыкка килеп басып ашаган вакытларында шушы чиплары аша компьютерга хәбәр килеп, алар теркәлә икән, ә Рәмзиянең төп эше монитор аша кайсы бозау ашаган, кайсы юк икәнен карап бару. Замана балаларының компьютер, телефонны белүләренә аптыраган кешеләргә шушы бозауларны килеп күрегез диясе килә. Маллар да мондый җайланма белән уртак тел тапканны, безгә - кешеләргә калышырга ярамый инде.
Бу комплексның әлегә бер генә ягы эшли, икенче якта реконструкция эшләре бара, ремонт төгәлләнгәч, ул ягына да яңа туган бозаулар кертеләчәк. Дөресрәк итеп әйтсәк, 3 айга кадәр үстерелгән бозаулар икенче фермага чыгып киткәч, ул якка дезинфекция ясалачак. Ә яңа бозаулар икенче якка кертеләчәк һәм киләчәктә әлеге эш шулай чиратлаштырылып алып барылачак.
Фермадан фермага йөреп, эшчеләр, аларның хезмәтләре белән танышып йөргән арада, миңа һәрбер эшнең асылын аңлатып йөрүче ферма мөдире Радик Сәлихҗанов белән дә гапь корып алдым. Ул үзе бу вазыйфасын ел ярым гына башкара икән әле, моңарчы механизатор булган, Нөнәгәр авылында яши. Радик абый әңгәмә кору өчен бик рәхәт кеше булса да, кул астында эшләүчеләргә бик кырыс кебек тоелды. Ләкин җитәкче кешегә шундый булу кирәктер дә. Шуңа да аның һәрбер эше җиренә җиткереп башкарылган.
«Икенче сезонга кадәр җитәрлек азык әзерләдек, хәтта запасыбыз да бар», ди ул. Кардада йөгереп йөргән атларны күргәч, алар хакында да сорамый кала алмадым, әлегә хуҗалыкта 26 атлары бар икән. Аларны тере килеш сатуның уңай вариант булуын да яшермәде ферма мөдире. Һәрбер хезмәткәргә үзенчә бәя биреп, мактап йөргән мөдир үзе хакында сөйләүне генә кирәк тапмады.
Субаш авылы мәдәният йортында кызу урак өсте дип әйтсәк тә һич ялгыш булмас. Декабрь азагында урамнар һәм авыллар арасында "Авылым урамнары" дип исемләнгән концерт - ярыш старт алган иде. Ю. Субашның 3 урамы катнашында ярыш башланып китте. Үзешчәннәребезнең тырышлыгы, көче белән бик бай эчтәлекле, юмор һәм уен - көлкегә бай концерт программасы күрсәтелде. Алар авыл халкын сөендерделәр, чын ял бүләк иттеләр.
Яңа елны каршылау уңаеннан , мәдәният йорты каршындагы мәйданда чыршы куелды, сыннар ясап бизәлде. 29 декабрь көнне авыл халкы өчен шушы мәйданчыкта төрле кызыклы уеннар , ярышлар белән Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үткәрелде.
30 декабрьдә мәдәният йортында "Балмаскарад" үткәрелде. Бу чарада 30 га якын кеше маскарад костюмнары киенгәннәр иде. Алар һәрберсе костюмнарын яклап Яңа ел тамашасына ямь өстәделәр. Маскарадны үткәрүдә спонсорларыбыз да, Тукай исемендәге хуҗалык та акчалата ярдәм итеп, үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
2 январь көнне урта яшьтәгеләр өчен кызыклы уеннар, ярышлар белән "80 еллар дискотекасы" оештырылды.
7 январь көнне кроссвордларны күп белүчеләр катнашында "Башваткыч" кичәсе үткәрелде.
16 январьда Югары Субаш авылының калган урамнарында яшәүче үзешчәннәребез көче белән бик зур әзерлекле " Авылым урамнары 2" концерт программасы тамашачыларны таң калдырды.
Зал шыгрым тулы иде. Тамашачылар бу концертны бик җылы кабул иттеләр. Барлык чараларны үткәрүдә мәдәният йорты директоры Фәезов Хәлилнең өлеше бик зур. Авылыбызның мәдәният йорты белән китапханә тыгыз элемтәдә эшли һәм иҗат итә. Шунлыктан кичәләребез, бәйрәмнәр матур, бай эчтәлекле,күңелле килеп чыга. Бу чаралар чын дәрәҗәдә матур булмаса бу кадәр тамашачыны мәдәният йортына тартып булмас иде.
Сүзнеӊ башын ферма җитәкчесеннән башлыйк әле. Гәүһәрия Пыжмара авылы кызы, 1990 елда Комзаводка Рамил Вәлиев өенә килен булып төшә. Элек почта бүлекчәсендә эшләгән яшь киленгә тормыш җайлылардан булмый, хуҗалыкта төрле эштә йөри, эшсез утырган чаклары да була.
«Хуҗалыкларны бергә кушканда безнеӊ авыл фермасында 26 баш бозау калган иде. Фермаларга керерлек түгел, азык юк, азык кына түгел, авылныӊ да, кешеләрнеӊ дә барыр юлы күренми кебек тоела башлаган иде», дип искә ала ул вакытларны Гәүһәрия ханым.
Гәүһәрия ханым хәзер фермада мөдир, авылда бригадир, өендә йорт хуҗабикәсе вазыйфаларын башкара. Инде олы улы төпләнеп, гаилә корып башкалада тора, икенчесе Нөнәгәр мәктәбенеӊ 7 сыйныф укучысы. Тормыш иптәше Рамил шушында, фермада эшли. Монда коллектив зур түгел, каравылчы белән 7 кеше хезмәт куя. Тракторда эшләүче, Комзавод авылыннан Рәүф Гатиятуллинны бик тырыш, дип мактадылар. Терлеккә азыгын үзе төйи, үзе кертә, үзе тарата, тиресне үзе чыгара, үзе басуга илтә. Иртәдән-кичкә кадәр авырсынмыйча, һәр көнне булсынга дип эшли. Гадел Гатауллин белән Рафаэль Исламов яӊа терлек бинасында таналар тәрбиялиләр, Радаил Вәлиев һәм Радик Шәмсиев бер терлек абзарында икәүләп эшләсәләр, Рамил Вәлиев аерым бинада бер үзе 100 баш үгез тәрбияли.
Ферма территориясенә керүгә күзгә ташланганы – аерым кардада тотылучы көр, таза, уйнаклап торган атларныӊ күп булуы. Нөнәгәр, Чутай авылыннан китерелгән 33 тай бүгенге көндә Комзавод фермасында тәрбияләнә икән.
Терлекнеӊ артымы төрлечә, ди ферма мөдире. Таналардан тәүлеккә 1000 грамм артым малу гадәти хәл. Дөрес, төрле вакыт була, тышка чыгарганда салкынча булса, ашау тәнне җылытырга китә, артым кими, ди ул. Күп нәрсә ашатудан тора, сенаж, силосны болгатып, монокорм итеп бирәбез. Фураж да терлекнеӊ гәүдә авырлыгына карап бирелә. Таналар 4 центнер авырлыктан узгач моннан озатыла, 399 кг. булса да, җибәрелми. Менә шундый бездә эшләр, дип көлә ферма мөдире Гәүһәрия Вәлиева. Эшләгәч, хезмәт хакы тиешенчә һәм вакытында бирелә, эшчеләрнеӊ әле соӊгы алган хезмәт хаклары бөтен өстәмәләр белән 18-20 меӊ сум булган икән.
Озынча утыннардан өеп куйган әрдәнә белән кызыксынгач, безнеӊ өстәмә артым һәм акча эшләргә ярдәмче төрле өстәмәләр, витаминнар кушып, боткафермент әзерлибез, диләр алар. Һәрбер терлеккә чиләкләп таратып чыгалар. Иренмәгән очракта гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була шул.
Комзавод халкыныӊ, бигрәк тә колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкканнарныӊ хәзерге җитәкчелеккә рәхмәтләре зур. Моӊарчы, ашлык алу өчен, трактор, машина арбасына утырып Нөнәгәргә барып, алып кайтыр өчен газап күрсәк, хәзер инде ашлыкны авыл амбарыннан гына тутырабыз, диләр алар. Өйгә кайтарып бирәләр, элек җәйге эсседә печән чапкан булсак, хәзер китереп , урынын
күрсәтсәӊ, өеп тә китәләр, дип үз фикерләрен белдерделәр олылар. Исән-сау гына булсыннар, дөньялар тыныч торсын, диләр алар.
14 январь көнне Смәел мәдәният йортында кунелле уеннар, 80нче еллар дискотекасы һәм жыр-биюләр белән берлектә Искечә Яна елны каршылау бәйрәме булып узды.
15 январь көнне Карадуган авыл китапханәсенә ясли - бакча балалары белән “Китап иленә сәяхәт” - экскурсия уздырылды. Аларга китапханә, китапларны урнаштыру тәртибе, китапханәдән куллану кагыйдәләре турында сөйләнде. Китап укучы формуляры турында мәгълүмат бирелде. Яңа кайткан әкият, шигырь китаплары белән таныштырып, китаплардан өзекләр укылды .