ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 январь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенә Балтач бистәсенең 1 нче һәм 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Җәнлекләр дуслыгы” исемле балалар иртәсенә килделәр. Тәрбиячеләр Ахмадуллина Ф.Ф һәм Камалиева Г.М җитәкләгән зурлар төркеме балалары һәркемгә билгеле “Өч дуңгыз баласы” әкиятенең заманча вариантын сәхнәләштерделәр. 1 нче номерлы балалар бакчасының Рафикова.Р һәм Хазиева.Ч җитәкләгән мәктәпкә хәзерлек  төркеме балалары тамашачылар булдылар. Күренеш тәмамланганнан соң балалар дөнья халыклары әкиятләре буенча төзелгән уеннарда катнаштылар. Чарабыз презентацияләр белән баетылган иде. Нәниләр китапханәгә килгән журналлар белән дә таныштылар.

 

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Чутай сыерлары хәлвә ашый,
Баллы ботка белән сыйлана
«Кызыл юл» хуҗалыгының Чутай фермасы сыерларны өч тапкыр савуга көйләгән бердәнбер терлекчелек комплексы районыбызда.

2016 нчы елның 19 гыйнварендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йортында эшләп килүче, “Туганай” үзешчән сәнгать керәшен ансамбле хәйрия концерты белән килде.  Бу ансамбль инде күп еллардан бирле эшләп килә.Алар үзләренең башкарган җырлары, шаян биюләре белән тирә-як авылларның күңелләрен бик тиз яуладылар.

19 январь көнне Чепья авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Наз” тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясадылар. Китапханә мөдире  Зиатдинова Зәлия  китапханә  эшчәнлеге һәм яңа китаплар белән таныштырды. Мәдәният йортының “Туганай” керәшен фольклор ансамбленең чыгышы  да ял итүчеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Очрашудан һәркем  күтәренке кәеф һәм  елмаю белән кабат очрашулар теләп таралышты.19 январь көнне Чепья авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Наз” тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясадылар. Китапханә мөдире  Зиатдинова Зәлия  китапханә  эшчәнлеге һәм яңа китаплар белән таныштырды. Мәдәният йортының “Туганай” керәшен фольклор ансамбленең чыгышы  да ял итүчеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Очрашудан һәркем  күтәренке кәеф һәм  елмаю белән кабат очрашулар теләп таралышты.

Хуҗалыгында сыеры бар кеше иртән-иртүк торуга сөт саварга чыгып китә, күмәк хуҗалыкта да шулай, сыер савучылар иртәнге сәгать биш белән алты арасында савымны төгәлләп куя.

Нөнәгәр сөтчелек фермасында да эш атнасы шулай башланган, ферманың эшчәнлеге белән танышырга килгәндә пешекче апа терлекчеләргә иртәнге ашларын ашатып, кайтырга чыккан иде. Фермада шулай бит ул, бер кат әзерләп ашатасың да, икенче ашка кадәр, өеңә кайтып килү мөмкинлеге бар. Озак еллар биредә сыер сауган, сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә кухняга күчкән Наилә апа белән хәйран озак кына сөйләшеп тордык, көлешеп тә алдык. Шулай күтәренке кәеф белән җитди холыклы ферма мөдире Вәсилә Мөхәммәтҗанова хозурына килеп кердем.

 

Кукмара районының хезмәт сөючән халкы белән танылган Олыяз авылы кызы Вәсиләнең, иптәше белән бергә, Чутайга күчеп килеп эшли башлавына да хәйран икән. Югары белемле Вәсилә Мансуровна башта “Кызыл юл” җәмгыятендә баш зоотехник булып эшли, 3 ел ярым “Маяк” җәмгыятендә хезмәт куя, соңгы ике елда Нөнәгәр фермасын җитәкли. Динар, Ленар исемле уллар үстергәннәр, олы улы КФУның мехматында магистратурада укый, икенчесе Чаллы физкультура колледжында белем ала.

 

Эчү, урлау, ялкаулык – ферма мөдиренең иң яратмаган сыйфатлары, шуңа да биредә андыйларга урын юк, ә менә сыер савучы кызлардан уңган – дүрт группага бүленеп, сменалы алым белән эшләүче – Эльмира Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Нотфуллина, Гөлүсә Галимуллина (рәсемдә сулда); Резеда Әхмәтшина (рәсемдә уңда), Тәнвирә Галәлетдинова, Фәрит Галиев (сыер савучы ирләр сирәк, әмма хөрмәткә лаек гамәл); Раушания Фазылҗанова, Фәридә Шәяхмәтова, Рамилә Закирова; Гөлназ Нәкыйпова, Суфия Галәлетдинова, Гөлнара Хәйруллина тырышлыгы белән хәзерге вакытта көненә 5400 килограммга кадәр сөт савып баралар, бу бер сыерга 17, 4 килограмм туры килә. Фермада исә барлыгы 310 баш савым сыеры исәпләнелә. Савылган сөтләр дәүләткә озатылганчы операторчы егет Ранил Галимуллин җаваплылыгында, хәзерге вакытта “Кызыл юл” җәмгыяте Татарстандагы “Агро-Мол” ширкәте белән хезмәттәшлек итә, сөтләр шунда озатыла. Ферма капкасыннан кергәндә үк сөт “Камаз”ы белән очраштым, цистернасына сөт тутырып китеп барышы иде.


Равил Шакиров Чавал техникумын тәмамлаган, зоотехник белеме алган, көн дә иртән сыерларның тоякларын бер кат карап чыга, яралы булса, дәвалый, майлый-бәйли. Равилнең әтисе дә шушы ук хуҗалыкта каравылчы, әтисенең энесе Әмир абый да биредә гаять тә кирәкле һөнәр башкара –тирес чыгару механизмы операторы, эшләтүчесе дә, төзәтеп, ремонтлап торучысы да үзе. Атчы Рамил Хөрмәтуллинның эш тәҗрибәсе 20 ел тирәсе, шушы вакыт эчендә хуҗалыкның мул чагын да, хур чагын да күрергә туры килгәндер үзенә, шуңа да ул “Кызыл юл” хуҗалыгына кушылып, эш торышының, хезмәт шартларының уңайлануыннан канәгать. Тегермәндә фуражны үзе тарта, ат белән абзарларга кертә, берүзе бушата. Бу юлы Нелли кушаматлы атын җиккән.Көн дә бер ат җиксә дә аптырарлык түгел аңа, чөнки җәмгыятьнең 30га якын аты да аның тәрбиясендә. Механизатор Рафил Әсхәтов (тракторчы Фаяз Нәкыйпов белән алмаш-тилмәш эшлиләр), сыерларга силосы-сенажы, саламы-фуражы бергә кушылган монокорм өләшә.Тәрбия әйбәттер, сөтнең күрсәткече узган елның шушы чорлары белән чагыштырганда күпкә яхшырган.


Тыныч мохиттә барган иртәнге хезмәтнең тагын бер матур мизгеленә туры килдем – ылыс исе таралган җйнак кына бер абзарда Зөлфия апа Гомәрова бозаулар тәрбияли, ферма мөдире аның тырышлыгыннан бик риза. Зөлфия апа да Кукмарадан икән, Тырыш авылыннан, 1991 елда бирегә кияүгә килгән. Башта дуңгыз фермасында эшли (хәзер инде җәмгыятьтә дуңгыз фермасы юк), аннан бирегә бозаулар карауга күчкән. Чутай фермасыннан китертелгән 3 айлык бозауларны кабул итеп ала, күз карасыдай 6 ай тәрбияли, аннан Комзаводтагы фермага озата. Зөлфия апа карамагында 80 бозау, тәүлеклек үсешләре 1килограмм.


Нөнәгәр фермасында эш атмосферасы ничек җылы каршы алды, шулай озатып та калды. Биредә һәркем үз эшен белә, килүгә үк эшкә тотына, гәп куертып торучылар күренми, шул рәвешчә иртән ашыкмый-кабаланмый башланган хезмәт көн азагына хәере белән төгәлләнә. Ә кичен терлекчелек объектын каравылчылар Илшат Әхкиямов белән Ильяс Вәлиев кабул итеп ала.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Субаш авылында авыл урамнары арасында"Авылым урамнары" дип исемләнгән концертлар бәйгесе игълан ителде. Аның беренчесе 12 декабрьдә, икенчесе 16 январь көнне узды. Чиратта Поч Сосна һәм Каенсар авыллары.
 

Биктәш авыл клубында 2016нчы елның  13 гыйнвар көнендә  30 яшьтән узганнар өчен күңел ачу кичәсе үткәрелде.

Чутай сыерлары хәлвә ашый,
Баллы ботка белән сыйлана

Без килгәндә Чутай фермасыннан “брак”ка чыгарылган сыерларны озаталар иде. “Уртача 667 килограм үлчәү авырлыгы белән барлыгы ун сыерны озаттык”, ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова. Алдарак 886 килограмм авырлыктагы сыер саткан булганнар.

Калган хуҗалыклар белән чагыштырганда, биредә мондый малларны кыйммәт бәягә саталар. Ашату мәсьәләсе генә түгел, сату серләрен белү дә кирәк, диләр. Нәкъ базардагыча, сатулашсаң, товар яхшы бәядән китә. “Кызыл юл” хуҗалыгының Чутай бригадасында малларны тиешенчә тәрбияләүче уңган сыер савучылар, терлекчеләр, җитештергән продукцияне югары бәягә сата ала торган белгечләр эшли.  

Тудыру бүлекчәсендә эшләүче Фирдинә Гайнуллина, Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Фирдания Вәгыйзованың хезмәтләре хакында бары мактау сүзләре генә ишеттек.

Раздой группасы кызлары Ләйсән Габделхәева, бик тиздән үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мәсхүдә Закирова, белеме буенча мал табибы булган Рания Гарифуллинаның нык ихтыяри көчкә ия булуы, үз эшләрен намус белән эшләүләре дә олы мактауга лаек. 2013 елда зур авырлык белән башланып киткән эшчәнлек бүген югары күрсәткечләр белән сөендерә, ди баш зоотехник. Элегерәк бер сыер 17,5 литр сөт бирсә, бүгенге көндә уртача савым 26,5 литрга җиткән. Хәтта 46-48 литр сөт бирүче рекордчылар да бар биредә. Алар аерым рацион белән ашатыла икән.


2015 елда сөт җитештерү 7 процентка арткан. Җитәкчелек моның сәбәбен силос, сенажны башка елларга караганда иртәрәк сала башлау белән аңлата. Закваскалар белән эшләү дә үз нәтиҗәләрен биргән.


– Быел без өч төрле “Сио олл”, “Биомед 3”, “Ферваксил” дигән закваска белән эшләдек.  Казаннан  профессор Шамил Касыймович үзе килеп тәҗрибә үткәрде һәм безгә сайлап алу мөмкинлеге тудырылды, – ди терлекчелек буенча рәис урынбасары Илдар Бәйрәмов.  


Рапс, кукуруз, арыш, борчакны бергә кушып,  экструдер аша чыгарган катнашма да сөтнең артуына  китергән. Чутайлылар бу катнашманы үзләренчә хәлвә дип йөртә. Аны исә хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләре Таһир Гыйбадуллин белән Илшат Вәлиев җитештерә.

Алты айга кадәрге бозаулар абзарында эшләүче Раушания Әхмәтҗанова, Рәбига Шәяхмәтованың хезмәләрен дә җитәкчелек югары бәяли.
Каплату таналары абзарында хезмәт куючы Зөһрә Җиһаншина белән Илгиз Хәбибуллиннарның хезмәтләре башкаларныкына караганда үзгәрәк, чөнки алар маллар тәрбияләүдән тыш, үзләре үк оператор вазыйфасын да башкара.

1969 елда төзелгән буаз таналар абзарында  эшләүче Нурсия Габдуллина хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Быел әлеге абзарга реконструкция планлаштырыла икән.

200 баш савым сыерлар абзарында ике группа булып эшләүче Ризилә Гайфетдинова, Гөлнара Ибраһимова, Нурсия Рамазанова, Миләүшә Нургалиева, Бәдилә Абдуллина, Ләйсән Закирова, ә 100 баш савым сыерлары фермасы сыер савучылары Зөлхия Фазылҗанова, Әлфия Җамалиева, Татарстанның атказанган терлекчесе Маргарита Әхмәтҗанова, абыйлы-энеле операторалар Раяз һәм Рифат Нургалиевларның хуҗалыкның терлекчелектәге гомуми уңышларында  өлешләре зур. Сыер саву операторлары Әнәс Ризванов, Илфат Вафиннарның да хезмәтләре мактауга лаек. Төп хезмәтләреннән тыш алар, мичкә ягып, барлык ферма коллективын кайнар су белән тәэмин итәләр. Ашлык пешереп, аңа фермент кушып, баллы ботка әзерлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International