2016 нчы елның 19 гыйнварендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йортында эшләп килүче, “Туганай” үзешчән сәнгать керәшен ансамбле хәйрия концерты белән килде. Бу ансамбль инде күп еллардан бирле эшләп килә.Алар үзләренең башкарган җырлары, шаян биюләре белән тирә-як авылларның күңелләрен бик тиз яуладылар.
Вәлиева Диния Нәсыйх кызы җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Шулай ук күп төрле җырлар да башкарылды. Мәсәлән: “Кәккук түти”, ”Кыр үрдәге” , “Җиләк җыйганда”, Печән өстендә” һәм башкалар. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып яшьлек җырларын җырлап, бергәләп биеп тә алдылар. Өлкәннәребез “Туганай” ансамбленә рәхмәт йөзеннән концерт ахырында теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.