22 январь көнне Норма җирлегендә уздырылган Яшьләр форумында Кили, Пүскән авылы егет-кызлары да катнаштылар, фикер алыштылар.
23 гыйнвар көнне Зыятдиновларның төп йортында Бакый Шәймулла улы Зыятдиновны искә алу кичәсе үткәрелде. Соңыннан барлык туганнар Карадуган музеенда Бакый Шәймулла улына багышланган экспозиция белән таныштылар.
Чепья авыл китапханәсендә өлкәннәр белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Алар үткәрелгән кичәләребезгә дә бик теләп йөриләр, яңа кайткан китаплар белән дә вакытында танышып баралар. Ә инде китапханәгә йөри алмаган өлкәннәребезнең өйләренә барып, газета-журналлар һәм китаплар белән таныштырып кайтабыз. Гарифуллина Фәнирә һәм Галимзянова Әминә апа китапханәченең килүен көтеп алалар.
Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмичә ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды.
Мондый җирләр бигрәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть чыгарылучы районнарда күп. Алар арасында вак фермер хуҗалыклары да, шәхси эшмәкәрләрдә, эре инвесторларның җирләре дә бар. Нәтиҗәдә җир ташландык хәлдә – чүп үләннәре, агач-куаклар басып киткән.
Ил хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Аңа түбәндәге билгеләр керә:
– сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар,куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган;
– печән чабылдыкларында печәннәр чабылмый;
– культуралы печән чабылдыкларында печәннең 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били;
– көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми.
Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып, Татарстанның “Россельхознадзор” идарәсенә республикада мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау, хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары), авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса административ җаваплылык каралган.
2014 елдан бу төр хокук бозуларга караган эшләргә штраф күләме тагын да артты. Хәзер штраф күләме җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә:
– гражданнарга штраф күләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты (әмма 3 мең сумнан да ким түгел);
– вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел);
– оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел).
Җомга көнне «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгында республиканыӊ район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, агрофирма, хуҗалыкларында 300 баштан артык савым сыерлары булган җитәкчеләр киӊәшмәгә чакырылган иде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары катнашты. Чутайга килгәнче, министр Смәел авылында 1100 баш савым сыерына исәпләнгән мегафермада булды, мондый күләмле хезмәт башкарып чыгуны оештырган хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакировка рәхмәтен белдерде.
«Кызыл юл» хуҗалыгында киӊәшмә эшендә катнашучылар, Чутай, Ком.завод авылларында фермаларда булдылар, терлек азыгы әзерләү «серләрен» өйрәнделәр, амбар хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. Соӊыннан, Чутай авылы мәдәният йортында киӊәшмәнеӊ төп өлеше булды. Анда Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хайруллин, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы министры Марат Әхмәтов үзенеӊ йомгаклау сүзендә «Кызыл юл» хуҗалыгында эш торышына, гомүмән Балтач районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшенә югары бәя бирде. Министр, шул ук вакытта ирешелгәнгә канәгатьләнеп тора торган вакыт түгел, дип искәртеп узды. Бер-ике ел эчендә көндәлек сөт сатуны 200 тоннага җиткермәсәгез, сезнеӊ арттан сөт саву һәм сату күләме буенча үкчәгезгә Кукмара районы терлекчеләре басып килә, ә беренче урыннан төшү – ул бик авыр, диде ул. Бу киӊәшмә турында алдагы язмаларыбызда киӊрәк тукталырбыз әле.
“Смәел” хуҗалыгында лаборант булып эшләүче Гүзәл Гатиятуллина хезмәт юлын туган колхозында башлап җибәрә. “Мәктәпне тәмамлагач, ул заманның таләпләре буенча башкалар кебек үк классыбыз белән фермада бер ел эшләдек. Аннан колхоз юлламасы белән Чавал техникумында укып бухгалтер дипломы алдым”, ди Гүзәл ханым.
Ул чактагы рәис Раян Нәбиев чакыруы белән лаборант булып эшкә килә ул. Төрле чорларда, төрле җитәкчеләр белән эшләргә туры килә, тора-бара күнекмәләр арта, Гүзәл үз эшенең остасына әверелә.
– Уңайлыклар юк заманда, гасырлар буе агып яткан салкын сулар белән эшләдек. Хәзер күрегез, нинди заман җитте, барысы да яхшы, уңайлы, автоматлашкан. Зур, якты бу биналар шәһәрдәге заводларны хәтерләтә. Берничә ел элек мондый биналарда эшләргә туры киләчәк дисәләр ышанмас та идек, – ди лаборант ханым.
Чыннан да, күз алдына да китерә торган түгел. Әле кайчан гына савылган сөтне тизрәк суыту максатыннан абзарларда кечкенә бетон ванналар кулланалар иде. Соңрак өсләре ачык суыткычлар кайтартыла башлагач, эшләр җайлаша төшә. Ә инде 2006 елда сөт үткәргеч торбалар белән эш итә башлыйлар. Чиләкләр белән сөт ташу тукталгач, бу инде иң зур уңайлылык дип уйлыйлар алар. Ә бүгенге уңайлылыклар хакында аңлатырга гади сүзләр генә дә җитми, диләр.
– Савылган сөт биш минут вакыт аралыгында 4 градуска кадәр суытылып, зур сыйдырышлы суыткычка озатыла, – ди Гүзәл Гатиятуллина.
Сыерларның имчәкләрен савым алдыннан бер тапкыр куллана торган салфетка белән генә сөртәләр, мастит булган яки төрле авыруларга каршы антибиотик кадала торган сыерлар башкалар белән бергә карусельгә керә, әмма аерым савыла һәм сөтләре аерым җыела икән.
Төп вазыйфасыннан тыш, Гүзәл ханым хуҗалык сөтләрен дә тикшерә. “Бездәге сөт җыюдагы тәртип хакында тулы бер семинар үткәреп булыр иде. Инде озак еллардан бирле шулай. Хуҗалык сөте аерым бер суыткычка җыела. Айга кимендә һәр тапшырылган сөтнең майлылыгы, тыгызлыгы тикшерелә. Сөт җыючыларның тикшерүенә генә риза булмаганнар, кулларына тапшырылган анализ нәтиҗәләре белән хуҗалык лаборанты янына кабат тикшертергә килә һәм ул һәрвакыт беренче нәтиҗәләрне раслый икән.
Чепья балалар китапханәсендә 4 сыйныф укучылары белән “Зимушка-зима” чарасы үткәрелде. “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында оештырылган чарада кыш турында табышмакларга җаваплар таптылар, бу ел фасылын турындагы әкиятләрне исләренә төшерделәр.
21 гыйнвар көнне район сәнгать мәктәбендә Киров өлкәсенең С.Б. Сахар исемендәге Малмыҗ балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры кунакта булып китте. Сәхнәдә вальс, марш, танго һ.б. яңгырады. Укытучылар балалар белән берлектә мәктәбебез һәм аның эшчәнлеге белән танышып уздылар. Оркестр җитәкчесе Чехонин Вячеслав Михайловичка һәм мәктәп директоры Шишкина Надежда Николаевнага Балтач районы сәнгать мәктәбе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашу матур әңгәмә белән чәй өстәле артында дәвам итте.
2016 елның 22 нче январендә Балтач социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Ганиев Г.Г. һәм Закиров А.Ф. белән очрашу булды.
Янгул мәдәният йортында "Яңа ел кабатлана" дип исемләнгән куңелле уеннар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм кичәсе искиткеч матур булды, бик куп буләклэр өләшенде.