Балтач социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Ганиев Г.Г. һәм Закиров А.Ф. белән очрашу булды.

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

2016 елның 22 нче январендә Балтач социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Ганиев Г.Г.  һәм Закиров А.Ф. белән очрашу булды.

Очрашу башында Габдулла Ганиев үзләренең отделение эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Аннан сон 2016 ел башыннан районыбызда булган янгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләрен сөйләп китте. Күп очракта янгыннар электр приборлары белән саксыз файдалану, тәмәке тарту аркасында килеп чыгуын искәртте. Бәхетсезлек очраклары була калганда нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.

Очрашу ахырында Закиров А.Ф. хәрбер тернәкләнучегә янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре язылган памяткалар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International