ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

   Балтач бистәсендә яшәүче Зөлхәбирә  Хисмәтулла кызы Вахитовага 30 нчы гыйнвар  көнне 90 яшь тулды.

  Һәрбер кеше өчен шәхесен раслаучы документ алу мизгелләре тантаналы һәм истә кала торган вакыйга. Менә бүген 2016 елның 22 гыйнвар көнне  дә Балтач районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  14 яше тулган яшь гражданнарына  Рәсәй Федерациясенең төп документы- паспорт  тапшыру  чарасы узды. Үз илеңнең гражданы булу- зур дәрәҗә! Кайда гына булуына карамастан һәрбер рәсәйле үз иле белән  горурлана ала. Безнең илебез гражданнарына үз Ватанын ярату , аның киләчәге турында кайгырту хисләре хас. Яшьләр –дәүләтебезнең киләчәге һәм безнең яшьләргә үзләрен тормышта күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр бирелгән. Бүгенге чарада катнашкан яшьләр дә дәүләтебез чәчәк атсын өчен барлык белемнәрен һәм тырышлыкларын кулланырлар дип ышанабыз. 


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2016 елның 29 гыйнварендә социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

«Алга» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәренеӊ гомуми хисап җыелышы олы хөрмәткә лаек булган 11 хезмәтчәннәрен зур буләкләр биреп, лаеклы ялга озатудан башланды. Аларныӊ  4се  сыер савучы икәне яӊгырагач, фермада эшләүчеләр каламы икән, дигән туган борчулы сорауга җавап итеп җитәкче Раиф Гыйльмуллин  аларныӊ әле эшләрен дәвам итәчәкләрен һәм рәхмәтен белдерде.

Хужалык рәисенеӊ чыгышы алдагы еллардан күпкә аермалы иде. Елга нәтиҗәләр һәм алга бурычларны барлап икътисади анализ ясаганда күп кенә район хуҗалыклары белән чагыштырып, фикерләр тупланган. «Алга» хуҗалыгы кадәр мөмкинлекләре булмаган хуҗалыкларныӊ кайбер өлкәләрдә яхшырак эшләүләрен тану, кимчелекләрне төзәтү буенча конкрет чаралар тәкъдим итү дә яӊгырады рәис чыгышында.

 

Дөрес, ирешелгәннәре дә күләмле. Бер баш сыердан 6724 кг. сөт савылган. Хисап чорында 1 баш сыер 94 952 сум акча китергән, бу район буенча дүртенче күрсәткеч. Екатерина Фомина, Гөлсинә Гарипова, Сөембикә Гайфиева, Рәмзия Гыйматова, Мәгъфирә Галиәкбәрова, Евгения Бидикян кебек тырыш  сыер савучылар булганда бу күрсәткечләр әле чик түгел. Терлеккә карап азыгы да шикәр комы, витаминлы өстәмәләр кушылып әзерләнә. Терлекләргә ашау кертүчеләр Рәнис Гыйльмуллин, Фәнис Шәйхиев, Рафис Хәйретдинов, Таһир Шәйхетдиновлар булсынга, ел әйләнәсе бер көн калмыйча иртәнге 6 тулганчы эштә булалар. Оператор Рамил Кадыйров, лаборант Гүзәлия Җамалиева, шоферлардан Рамил Шәйхетдинов, Рамазан Гыйльмуллиннар эшкә тагын да иртәрәк тотыналар. Мал санитарлары Рәсим Хәсбиев, Хәлим Шәрәфетдинов, ясалма орлыкландыру өчен җаваплы Илнар Әхмәдиев, ягучылар Абдулла Вәлиев, Ягъфәр Хәйретдинов, Иван Иванов, Александр Фомин, атчылар Гайфулла Галимуллин, Юрий Рыбаков һәркайсы үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Ферма мөдирләре Ләйсән Закирова, Олег Иванов эш оештыру өчен турыдан-туры җавап бирәләр.


Яшь терлек караучылар Римма Габделхакова, Гөлназ Әхмәдиева, Алефтина Иванова, Лида Гайсиналар турында «терлекләрнеӊ телләрен» беләләр, диләр монда. Күӊел биреп, ихластан эшләгәч Светлана Иванова, Любовь Петрова, Рифат Закиров, Айгөл Гафетдиноваларныӊ да күрсәткечләре яхшы.  Алефтина Гаврилова, Ира Степанова, Лидия Федорова терлекләрдән артым алу буенча алдынгылар сафында.


Терлек санын, бигрәк тә савым сыерларын арттыру буенча эш җанланган. Әмма, эшәгәндә күп кенә кимчелекләргә юл куела. Бу турыда күмәк хуҗалык җитәкчесе берничә урында искә алып, бу эшне киләчәктә төзәтергә кирәклегенә басым ясады. 2015 елда 170 баш сыер «браковать» ителгән. Бу сыерларны вакытыннан алда көтүдән чыгару хуҗалык буенча 10 млн.нан га  артык акча югалту дигән сүз бит. Ә мондый җитешсезлекләр башка өлкәдә дә җитәрлек. 1 гектар җир эшкәртү өчен күпме ягулык-майлау матриалларын киткәнен чагыштырып карагач,  хуҗалыкныӊ аерым «нефть вышкасы» бардыр инде дигән фикер туа.


Җыелышта катнашкан Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин  үзенеӊ чыгышын алда куелган бурычларны хуҗалык ничек үтәргә җыенуы турында кызыксынудан башлады. Кызганыч, хуҗалыкныӊ баш белгечләре әле моӊа җаваплы килмәгәннәр, бер-берсе белән аӊлашу  начар. Авыл хуҗалыгында һәр эшнеӊ мөһим икәнлегенә игътибарны юнәлтеп, Рамил Нотфуллин бу хуҗалыкныӊ булган мөмкинлекләре әлегә тулысынча файдаланылмый, район икътисадында «Алга» күмәк хуҗалыгыныӊ керткән өлеше зур булачагына ышанычым зур, дип билгеләп үтте.


P.S. Гафу, язманыӊ башында булырга тиешле өлеше ахырга калды. Эчтәлекле чыгышлар, әйтелгән фикерләр бу җыелыш барышында берсе дә башка кермәде. Керергә, анда бер генә уй иде: «Кайчан бу җыелыш тәмамланыр да, ничек кенә бу чарадан соӊ салкын тидермичә, исән калырга?!». Юкка гына арткы утыргычларда утырган  терлекчеләрнеӊ пышылдап кына, «безнеӊ фермада моннан күпкә җылырак», дигән сүзләре  берничә тапкыр кабатланмагандыр. Ел дәвамында челлә эсседә, өшерлек салкында, буранда, кар,  яӊгыр астында хезмәт куйган гади хезмәт кешесенә күрсәтелгән «хөрмәт» шушындый буладыр ул.

Чепья авыл китапханәсендә якташыбыз, тынгысыз каләм иясе Фәридә апа Шакирова белән очрашу үтте.Очрашуга мәктәп укучылары, шигырь яратучы өлкәннәребез һәм "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр дә чакырылды. Фикер алышу, тәкъдимнәр, сораулар  белән үрелеп барган бу чара күпләребезнең күңелләрендә озак сакланыр.

Урамда салкын кыш булуга карамастан авыл хуҗалыгы оешмаларында бүгенге көндә 144 ләп эшче авыл хуҗалыгы машина һәм тракторларын ремонтлау белән мәшгуль. Аеруча, тимерчелек цехындагыларга ашыгырга туры килә. Чөнки барлык авыл хуҗалыгы машиналары да алар кулы аша уза бит.

Биредә эшләүчеләрнең тырышлыгы белән тырмалар ремонты – 90, чәчкечләр һәм культиваторлар 71-81% ремонтланган. Тракторларны исә 10 мартка ремонтлап бетерү планлаштырыла.


Район буенча исә чәчү агрегатлары, культиваторлар, җир эшкәртү һәм урып-җыю техникасын кыр эшләренә әзерләүне 1 апрельгә кадәр төгәлләүне бурыч итеп куялар, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Бу сүзләрне «Смәел» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе дә, аныӊ белгечләре дә бер-ничә кат кабатладылар. Дөрестән дә, үзгәрүне бүген тормыш үзе таләп итә,заман шуны сорый.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасыныӊ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мегаферма белән танышканда: «Смәелдә зур комплекс төзиләр, дип әйткәннәр иде, әмма ышанасым килмәде. Ә чынбарлыкта нинди күләмле төзелеш башкарылган», дип үзенеӊ гаҗәпләнүен һәм канәгать булуын белдерде.


Ниләр генә уйлап, нинди йөрәк белән тотындылар икән дигән сорау еш башка килде зур промышленность цехлары кебек тутыкмый торган тимер файдаланып, металл конструкцияләрдән төзелгән корылмалар эчендә йөргәндә. Хәер, сокланып, баш селкеп йөрүчеләр без генә түгел монда. 2016 елга чыккач, узган чорныӊ терлекчелектәге нәтиҗәләрен ясаганда да күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре нәкъ шушында килеп, үз күзләре белән масштаблы төзелешне күреп, үзләренә «өй эше» алып киттеләр.

 

Илһам Шакиров белән хуҗалыкныӊ икътисади хәле турында гәп корабыз, икебезнеӊ дә кулда район хуҗалыкларыныӊ ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр.– «Смәел»неӊ авылхуҗалыгы максатларында файдалануда булган җирләре – 2520 гектар. Районныӊ шушы юнәлештәге җирләренеӊ 3,4 процентын тәшкил итеп, гомуми район буенча җитештерелә торган продукциянеӊ 5,1 процентын бирәбез. Хуҗалыкка кергән керем 2014 елда 79 млн.952 меӊ сум булса, узган елны 99 млн. 440 меӊ сум керем алдык. Үсеш 124 процент булды. Бу 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә 3946 сумны тәшкил итә.«Татарстан» хуҗалыгыннан соӊ районда икенче күрсәткеч. Сөт җитештерүне дә арттыра алдык.1 центнер сөт җитештерү өчен киткән чыгымнар район буенча бездә иӊ азы, 1095 сум, рентабельлек 62,6 процент, ә менә «Кама» хуҗалыгында сөт тармагыныӊ рентабельлеге тагын да югарырак, 68,9 процент.

 

100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 5401 сумлык продукция җитештергәнбез, үсеш 10 процент. «Татарстан»да бу күрсәткеч 7347 сум, үсешләре дә 15 процент. Район буенча 2015 елда басып торган бер сыер 83меӊ 314 сум керем бирсә, без дә ул бары 78 меӊ 231 сум булды. Шул уквакытта «Кызыл юл»да, «Татарстан»да 1 сыер 98 меӊ 500 сум, «Яӊа тормыш»та 102 меӊ 764сум акча китерә.

 

Уйландыра торган саннар бит. Алга таба хуҗалык итүне шушы юнәлеш белән алып барсак, без икътисади күрсәткечне арттыра алмаячакбыз, үзгәрмичәбулмый, – дип тәмамлады җитәкче үзенеӊ сүзен. Хуҗалыкныӊ кайсы гына белгече белән сөйләшсәк тә, бу зур төзелешнеӊ кирәклегенә эчке инану белән ышанганнар. Бичарадан ни чара дип тотындык бу төзелешкә, диләр алар.

 

2010 елдан элеккеге терлек торакларына зур үзгәрешләр кертә башлаганнар, беренче елны бу эшләренеӊ күләме 10 млн. сумнан артып киткән. Һәр сыер фермасына заманча «Делаваль» саву җиһазлары, суыту танкерлары урнаштыру, азык таратуны механикалаштыру өчен азык салу урыннарын ватып, үзгәртеп эшләүләр – барысын да башкарып караганнар, нәтиҗәсе генә канәгатьләндермәгән.

 

2003 елдан бирле хуҗалыкныӊ баш зоотехнигы булып эшләүче Азат Нәбиевны да уйга салган бу хәл. Шул вакытта рәис һәр тармак белгеченеӊ хуҗалыкныӊ күрсәткечләре югары, җитештерү файдалы булсын өчен ни уйлаулары белән кызыксына, Азат та үз хыяллары белән уртаклаша. Җитәкче башында туган уй-фикерләр кәгазь битләренә күчкәнче дә берничә тапкыр идарә утырышында уртага салып фикерләшкәннәр, соӊыннан «Төзергә!», дигән нәтиҗәгә килгәннәр.


«Ала торган кредитныӊ төп өлешен документлаштырып бетерә алмадык, телевизордан Мәскәүдән РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина банк ставкаларыныӊ кисәк күтәрелүе турында чыгыш ясады. Безнеӊ бөтен җиһазлар чит ил валютасы курсына бәйле бит. Иртән килсәк, Илһам Мансуровичныӊ кәефе бөтенләй юк, төне буе нәрсә уйлап чыккандыр, анысын чамаладык кына. Җыелыштык, шунда рәис ныклык белән: – Кредитны алабыз! – диде.

 

Шул вакытта ул тәвәкәллек күрсәтмәсә, хәзерге вакытта бу корылма булмас иде», ди хуҗалыкныӊ баш икъдисатчысы Розалия Фазылҗанова. Баш белгеч белән сыерлар өчен яӊа торакка күчү авырлыкларын да сөйләшеп алдык. «1100 баш савым сыеры элеккеге биналарда булса, аларны тәрбияләү өчен 22 сыер савучы кирәк булыр иде, менә беренче күчкән 412 баш савым сыерына 4 кеше Пиляева Екатерина, Хрисанова Таисия, Байманова Елена һәм Тарасова Людмила хезмәт күрсәтә. Барлык механизмнарны көйләп, җайга эшләвен тәэмин итүче кеше – оператор Фазылҗанов Фәнис, аныӊ күзгә күренми торган эшеннән күп нәрсә тора. Азык кертүче тракторчы уӊган егетләребез Рафил Әхәтов, Иван Хрисанов, Равил Шәяхтәмов, Ирек Хәкимҗановлар һәр көнне эштә, хәрәкәттә.

 

Сездә, журналистларда, Смәелдә терлекчеләргә эш бетә икән, дигән фикер калмасын, савым сыерларын туплап, фермаларыбызны терлек белән тутырсак бар кешегә дә эш урыныбыз җитә», дип йомгаклады ул сүзен.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе
28 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә авыл һәм район тарихы буенча хезмәтләр язучылар катнашында җыелыш узды. Җыелышта район краеведлар берләшмәсе оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Гарифҗан Мөхәммәтшин сайланды. Шулай ук җыелышта февраль аенда узачак төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенына Г.Мөхәммәтшин, Р.Зарипов, М.Мөхәммәтҗановлар делегат итеп сайландылар. Фаил Ибраһимов Түбән Кенә, Югары Кенә авыллары тарихыннан сәхифәләр тупланган "Кенә суы агадыр" китабын үзәк китапханәгә бүләк итте.

Сөт – терлекчелек тармагыныӊ мөһим юнәлеше. Юкка гына сөт ул акча димиләр. Моны яхшы аӊлаган хуҗалыклар сөтне сатып алу бәһәсе кыйммәт вакытта күбрәк сатарга тырышалар.

Бүгенге көндә «Татарстан» хужалыгы бу исемлектәге беренче урынын кире кайтарды – 12 825 кг. сөт сата, «Дуслык» – 12 490, «Кызыл юл» – 11 814, «Игенче» – 10 430, Тимирязев исемендәге хуҗалык 10 230 кг. сөт саталар. Район буенча сатылган сөтнеӊ күләме 158 417 кг. Узган елныӊ шул чоры белән чагыштырып каоаганда бу 10 тонна 470 кг.га күбрәк.

Грипптан һәм ОРВИ эпидемиясеннән саклану максатыннан, 2016 елның 26 гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә табибә Закирова Резеда Нуретдин кызы белән очрашу булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International