Гриппка каршы профилактика чаралары

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Грипптан һәм ОРВИ эпидемиясеннән саклану максатыннан, 2016 елның 26 гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә табибә Закирова Резеда Нуретдин кызы белән очрашу булып узды. Очрашуда табибә авыруның беренче билгеләре, аның катлаулануы, дәвалау ысуллары турында сөйләде. Шулай ук грипптан саклану кагыйдәләрен санады. Тернәкләнүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар ишеттеләр. Табибә очрашу азагында үз белдегең белән дәвалану ярамаганлыгын өлкәннәребезнең исенә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International