Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

2016 елның 29 гыйнварендә социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Экскурсияне бүлекчә җитәкчесе Радик Мингазов үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге, бүлекчәнең көн тәртибе белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искәртеп үтте, быелгың гыйнвар аенда булган янгыннар турында сөйләде.

Экскурсия барышында Радик Махмут улы янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары нинди җайланмалар белән җиhазландырылган, юл - транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.

Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса, хәбәр итү телефон өчен номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International