Малмыҗ тынлы уен кораллары оркестры Балтач сәнгать мәктәбендә кунакта.

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

21 гыйнвар көнне район сәнгать мәктәбендә Киров өлкәсенең С.Б. Сахар  исемендәге Малмыҗ балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры кунакта булып китте.  

Сәхнәдә вальс, марш, танго һ.б. яңгырады. Укытучылар балалар белән берлектә мәктәбебез һәм аның эшчәнлеге белән танышып уздылар.

Оркестр җитәкчесе Чехонин Вячеслав Михайловичка һәм мәктәп директоры Шишкина Надежда Николаевнага Балтач районы сәнгать мәктәбе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Очрашу матур әңгәмә белән чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International