21 январь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенә Балтач бистәсенең 1 нче һәм 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Җәнлекләр дуслыгы” исемле балалар иртәсенә килделәр. Тәрбиячеләр Ахмадуллина Ф.Ф һәм Камалиева Г.М җитәкләгән зурлар төркеме балалары һәркемгә билгеле “Өч дуңгыз баласы” әкиятенең заманча вариантын сәхнәләштерделәр. 1 нче номерлы балалар бакчасының Рафикова.Р һәм Хазиева.Ч җитәкләгән мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тамашачылар булдылар. Күренеш тәмамланганнан соң балалар дөнья халыклары әкиятләре буенча төзелгән уеннарда катнаштылар. Чарабыз презентацияләр белән баетылган иде. Нәниләр китапханәгә килгән журналлар белән дә таныштылар.