Балтачнын “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәр чакырылышта хокукый-социаль ярдәм хезмәте күрсәтү максатыннан тернәкләнүчеләр өчен юрист белән төрле очрашулар уздыралар. Шул уңайдан 18 нче март көнне юрист Гильванов Ранил Тагирович белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Очрашуда тернәкләнүчеләр үзләрен борчыган сорауларга, торак-коммуналь проблемаларга кагылышлы мәсәләләргә ачыклык керттеләр.
Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында бу елның 21 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сәламәтлек һәм иминлек - барыбыз өчен дә кирәк һәм уңайлы” дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.
Бу чара барышында тернәкләнүчеләргә психолог Сидорова Елена Даун синдромлы кешеләр турында, аларның үсеш үзенчәлекләре, килеп чыккан мәшәкатләре хакында сөйләп узды.
Районда терлекчелек тармагындагы эш буенча икеайлык нәтиҗәләргә йомгак «Маяк» хуҗалыгы базасында ясалды.
Хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар башта Шеӊшеӊәрдә урнашкан мөгезле эре терлек фермасында булдылар. Биналар белән танышып, төрле яшьтәге терлекләрнеӊ тәрбияләү шартлары һәм рационнары белән таныштылар, кызыксындырган мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. «Маяк» хуҗалыгыныӊ соӊгы елларда терлекчелектә, бигрәк тә яӊа терлек тораклары булдыру, реконструкцияләү, уӊайлы эш шартлары тудыру буенча эшләгән эшләре байтак. Бу турыда хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиев үз чыгышында җентекләп сөйләде. Куелган тырышлык хуҗалыкныӊ уӊышларында калкуырак чагылуы кирәк. Бу турыда киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык белгечләренеӊ тагын бер кат исләренә төшерде. 2 айлык нәтиҗәләр турында алдарак бирәчәкбез.
Район ветеринария берләшмәсе елдан-ел камилләшә, заманча аппарат һәм техник җиһазлар белән тулылана бара. Күптән түгел генә лабораториягә кайткан, чит илдә эшләнгән (Spectrastar XL Uniti) дип аталучы җиһаз терлек азыгы составын комплекслы тикшерү өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачты.
Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә терлекчелек тармагы ел дәвамында тотрыклы продукция һәм акча кереме чыганагы. Җитештерелә торган продукциянең күләмен һәм сыйфатын яхшырту өчен, әлбәттә, туклану рационының тиешле таләпләргә җавап бирүе кирәк. Район буенча 35 меңнән артык мөгезле эре терлек, 13 мең чамасы дуңгыз һәм 1 200 баш ат исәпләнелә. Бу аз сан түгел. Алар барысы да ветеринария белгечләре күзәтүе астында тора. Шуңа күрә үзебезнең районда лаборатория булу уңайлы күренеш. Кызыксынган, хуҗалыклар лабораторияга мөрәҗәгать итә ала. Билгеле, әлеге хезмәтләр түләүле.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов:
– Республикада беренчеләрдән булып, Актаныштан кала, районыбызда комплекслы азык тикшерү лабораториясе булдырылды. Әлеге мөмкинлекне тормышка ашыруда инициатива күрсәтүче район башлыгы Рамил Нотфуллинга, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка рәхмәтлебез. Әлеге заманча лабораториянең төп шарты – терлеккә ашата торган рационны баланслап, азыкның туклыклылык, сыйфат һәм химик составы ягыннан тикшерү. Нәтиҗәдә, җитештерүчәнлекнең күләме арта һәм терлекләрнең сәламәтлекләре ныгый, – дип ассызыклап үтте.
Заманча аппарат һәм биредәге эшчәнлек белән якыннан танышу өчен лабораториягә үттем. Анда 3 белгеч – лабораториянең җитәкчесе Рамил Борһанов, ветеринария табибы, токсиколог Гөлшат Садыйкова һәм ветеринария табибы, биохимик Руслан Иванов үзара килешеп, киңәшләшеп эшлиләр.
– Лаборатория ачылганга санаулы гына айлар узса да, инде барлыгы 400гә якын проба азык тикшерергә өлгердек. Шуның 100дән артыгы Саба районы хуҗалыкларына күрсәтелгән хезмәт. Азыкның сыйфатына тѳгәл нәтиҗә бирү ѳчен, пробаның дѳрес итеп алынуы шарт. Лабораториягә килгән азык исәпкә алыну белән аның ботаник составы, структурасы, төсе, исе, үзлекләре ачыклана. Биредә сусыл азык (силос, сенаж), печән, катнаш концентрат һәм монокорм – ягъни хайваннар алдындагы катнаш әзер азыклар тупланмасы, шулай ук, жмых, шрот кебекләре дә тикшерелә. Мәсәлән, сусыл азыклар тикшерелгәндә базларга салган вакытта тиешле дымлылыктан тайпылмавы, технологик процессларның тѳгәл үтәлеше, салынган азыкның дѳрес итеп саклануы бик мѳһим. Шушы процесслар барысы да технология нигезендә үтәлмәсә , сусыл азыкларның туклыклыгы кими , шулай ук азыклар составында май кислотасы (масляная кислота) хасил була, бу күренеш үз чиратында терлекләр организмына тискәре йогынты ясый.
Спектрастар аппараты 30 секунд эчендә азыкның дымлылык, туклыклылык үзлекләрен күрсәтә алуга ия. Бер көндә 10–12 анализ тикшерү мөмкинлеге бар. Силос-сенажларга 15 төрле, катнаш азыкларга (фураж) – 10, тупас азык – печән, саламга 8 төрле анализ ясап була.
Ахырда азыкның сыйфатына карап, әйдәп баручы – аныклаучы документ әзерләнә. Килгән азыклар 3 көндә тулысынча тикшерелеп, аларның анализ нәтиҗәләре хуҗаларына тапшырыла. Безнең төп бурычыбыз – райондагы җитештерүчәнлеккә уңай нәтиҗәләр биреп, терлекләргә кыш буе ашатырлык сыйфатлы продукция алуга этәргеч ясау, – ди лабораториянең җитәкчесе Рамил Борһанов.
Өстәмә мәгълүматлар алу өчен Балтач бистәсенең Комсомол урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан лабораториягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннары: 2-59-57, 2-45-60.
Баш рәсемдә: лаборатория җитәкчесе Рамил Борһанов азык тикшерү аппараты янында.
“Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе” дигән иҗтимагый оешманың һәр районда бүлекләре эшләп килә. Шул исәптән безнең райондагы аграр яшьләр берләшмәсе дә Балтач яшьләрен берләштереп, төрле проектлар эшләп аны тормышка ашыру белән мәшгульләр.
Авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру, алар үзләрен төрле яклап күрсәтә алсын өчен шартлар булдыру максатында “2014-2020 елларга авыл яшьләре” дигән ярдәмчел программа тормышка ашырыла. Ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасы кысаларында эшли. Әлеге программа Татарстанның район-авылларында яшәүче яшьләргә юнәлтелгән. Программасын гамәлгә ашырыр өчен 2016 елга 4 491 600 сум акча бүленеп бирелгән. Әлеге акчаларның күп өлеше урыннарда социаль әһәмияткә ия булган проектларның чыгымнарын каплау, яшьләр инициативаларына булышлык күрсәтү өчен тотылачак. Калганнары исә авыл яшьләрен укыту программаларына юнәлтелә икән.
– Күп кенә яшьләр менеджер һәм башка белгечлекләр буенча укый. Авылда мондый вакансияләр булмау сәбәпле, аларга шәһәрдә калырга туры килә. Ә шәһәрдә яшьләргә буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырга мөмкинлекләр күп. Район, авыл җирлегендә яшәүче яшьләр дә мондый мөмкинлекләрдән мәхрүм калырга тиеш түгел. Шуңа да эшчәнлегебездә мәдәни юнәлешкә зур игътибар бирәбез. Тик әлегә яшьләрне тартып бетереп булмый. Авыл клубларында техник җиһазларга кытлык. Спорткомплекста инвентарь җитеп бетмәгән очраклар да бар, – ди район аграр яшьләр берләшмәсе әгъзасы, “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин да яшьләр проблемаларына битараф түгел, алар белән елга ике тапкыр очрашып сөйләшә, фикер алыша. Күптән түгел “Яшьләрнең мәшгүльлек клубы” дигән портал да ачылды. Анда яшьләр резюме калдыра, ә төрле оешма җитәкчеләре вакансияләр тәкъдим итә ала.
Районыбыз яшьләре чишмә төзекләндерү, зират чистарту, театр клубы оештыру буенча төрле проектлар булдыралар. Республика күләмендә уздырылган форумнарда актив катнашып, үзләрен күрсәтеп киләләр. “Кәеф” дигән яшьләр радиосы үзен Татарстан дәрәҗәсендә дә күрсәтеп өлгерде инде. Киләчәктә исә районыбызда “Рай-Җәннәт” дигән ат спорты лагеры оештыру нияте белән дә янып яши алар.
Язгы каникул чорында Түнтәр авыл китапханәсе үзенең китап укучыларына төрле чаралар үткәреп үзенә дәшә. 22 март көнне китапханәбездә “Язны сәламли кошлар” исемле уен-викторина үткәрелде. Түбән сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән иң элек “Тукай иленә сәяхәт” исемле бөтенрәсәй акциясе уңаеннан, бөек шагыйребез Г. Тукайның “Әкиятләр” китабыннан “Кәҗә белән сарык” әкиятен кычкырып укыдык. Һәм кичәбезне дәвам итеп яз, туган ягыбыз табигате турында сөйләштек, кошлар, аларны танып белү, кошларның табигатебезгә ярдәме турында булган белемнәребезне барлап уен-викторина үткәрдек. Китап укучыларыбыз кичәбездән шактый гына белем туплап, төрле ярышларда катнашып канәгать булып таралыштылар.
Һәрбер укучыда экологик культура тәрбияләү, туган ягыбызның табигате турында тагын да күбрәк белү, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте,аны ничек сакларга һәм яратырга өйрәтү, табигать турында белемнәрен тирәнәйтү максатыннан Борнак авыл китапханәсендә 21 март көнне “Табигатьнең кадерен белик” исемле КВН 1-4 сыйныф укучыларына үткәрелде.
Шушы көннәрдә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев белән түгәрәк өстәл артында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшү булды.
Яңгул авылында яшәүче Шәфигуллина Дишат Низами кызына 18 март көнне 95 яшь тулды.
Чепья балалар китапханәсе Сырья авылының бакча-мәктәбендә укучылары белән очрашуга барды. Китапханә турында кыскача мәгълүматтан соң, балалар белән"Все о кошках" чарасы үткәрелде."Укучының мәдәни көндәлеге" проектына карата үткәрелгән бу чарада балалар песиләр турында китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, иң-иң песиләрне искә төшерделәр, һәм әлбәттә берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә өйләрендәге песиләре хакында сөйләделәр. Укытучылар да, укучылар да чарадан канәгать калдылар.