Чепья балалар китапханәсе Сырья авылының бакча-мәктәбендә укучылары белән очрашуга барды. Китапханә турында кыскача мәгълүматтан соң, балалар белән"Все о кошках" чарасы үткәрелде."Укучының мәдәни көндәлеге" проектына карата үткәрелгән бу чарада балалар песиләр турында китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, иң-иң песиләрне искә төшерделәр, һәм әлбәттә берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә өйләрендәге песиләре хакында сөйләделәр. Укытучылар да, укучылар да чарадан канәгать калдылар.
13 март көнне Көек китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр белән берлектә “Без тарихта эзлебез!” дип исемләнгән әңгәмә-фикер йөртү булды. Әлеге чарабызда элеккеге бабаларыбыз Болгарлар, Балтачыбыз һәм Көек авылының тарихын барлап, күз йөртеп чыктык. Презент. Карап, китаплар күргәзмәсе белән һәм музей почмак белән танышып чыктык. Мәктәп балаларына аеруча да әлеге чара кызыклы булды.
Көек авылында һәр бәйрәм дә гөрләп бара! Яз, гүзәл ханымнар, туташлар кебек үк иң нәфис бәйрәмнәребез. 5 март көнне бары хатын-кызларга гына булган үзенчәлекләр Көек китапханәсендә тагын бер кат расланды! Җыр-моң, нәфис сүз һәм балалар белән берлектә куелган “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерү дә залда утырган һәр гүзәл затларыбызга менә дигән бүләк булды. Әлбәттә, күңелле уен-конкурслардан башка бәйрәм-бәйрәм буламени! Моны Көеклеләр үзләре дә раслады! Бәйрәмне бию, дискотека белән тәмамладык!
Таузар авылында яшәүче Зәкиев Мөдәрис Зәки улына 16 март көнне 90 яшь тулды.
Кешелек дөньясы каршында иң куркыныч афәт – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шул уңайдан Балтач үзәк китапханәсе тарафыннан яшүсмерләр өчен “Не сломай свою жизнь” дип исемләнгән буклет төзелде һәм яшүсмерләргә таратылды.
Ямьле апрель аендахалкыбызның сөекле улы, бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан китапханәләрдә,мәдәният йортларында, мәктәпләрдә бик күп чаралар уздырыла. Районда яшәүче 3-6 сыйныфларда укучы китап укучыларыбыз арасында да“Музей литературного героя”- “Әдәби герой музее” исемле Республика балалар иҗаты бәйгесенең “Сказки Тукая-источник вдохновения”- “Тукай әкиятләре-илһам чыганагы” исемле номинациясе кысаларында 1январьдан-1 апреленә кадәр дәвам иткән бәйгенең беренче этапы тәмамланды. Бәйгедә барлыгы 15 бала катнашып, шуларның 11эш “3-4 сыйныфлар” категориясендә, ә 4эш “5-6 сыйныфлар” категориясендә эшләнде. Балалар шагыйрьнең “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләре буенча табигый материаллар, пластилин, фетр, кәгазь, буяу, тозлы камыр, бәйләү ысулы кулланып төрле композицияләр ясаганнар.
11март көнне бәйгегә килгән иҗади эшләрдәнкүргәзмә ясалып куелды. Ә 14 март көнне Балтач сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать классы укытучысы Васинкина И.Г. җитәкчелегендәге жюри (әгъзаләре БАҮК директоры Зарипова Р.М. һәм җирле шагыйрә, ике китап авторы Габделганиева Ч.Г) бәйгегә килгән эшләр белән танышты. Жюри урыннар билгеләгәндә һәр эшне җентекләп карап соң түбәндәге балаларның эшләрен призлы урыннарга тәкъдим итте.
3-4сыйныфлар категориясеннән:
1урынны Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 4А сыйныфында белем алучы Ахмадуллина Миләүшәнең Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре буенча фетр кулланып ясалган эше алды.
2 урынга Пыжмара авыл китапханәсе китап укучысы, Пыжмара төп белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Шаябтдинова И “Шүрәле” әкияте буенча пластилиннан ясалган эше чыкты.
Ә 3 урынга Субаш авыл китапханәсе китап укучысы, Субаш төп белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында укучы Камалиева Ризәләнең “Бала белән күбәләк” шигыренә багышланган бәйләп ясаган эше лаек булды.
5-6 сыйныфлар категориясеннән:
1 урынга Карек-Серма авыл китапханәсеннән Урта Көшкәт урта мәктәбенең 5сыйныф укучысы Шестаков Виталийның Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча квиллинг ысулы кулланып ясаган эше лаек булды.
2 урынга Салавыч авыл китапханәсеннән Салавыч күппрофильле лицееның 6 сыйныф укучысы Гаптулхаева Ләйсәннең Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыре буенча бәйләп ясалган эше чыкты.
3 урынга Шеңшеңәр авыл китапханәсеннән, Шеңшеңәр төп белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы батыршин Илназның Г. Тукайның “Су анасы” әкиятеннән Су анасының агачтан кырып ясалгантарагы лаек булды.
Китап укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә көч сынашырга көтеп калабыз.
Балалар эше буенча директор урынбасары: Исхакова Х.М.
Әлеге сүзне районыбыз авылларында урнашкан фермаларда йөргәндә еш ишетәбез, ферма бетсә, баш бетте, аш та юк, тормыш та юк, дип күпчелек озак еллар колхозда бил бөккән, тир түккәннәр әйтә.
Сосна җәмгыяте фермасына баргач та бер апа шулай ди, ләкин аның белән әңгәмәбез бик тә кызык килеп чыкты:
- Мин пенсиягә киткәнчегә кадәр генә ферма бетә күрмәсен...
- Сезгә ничә ел калды инде...
- 1 ай калды, сеңлем...
- ...
Кызык та, кызганыч та сөйләшү булып алды бу. 1 айда гына ферма юкка чыгалмый инде анысы, бигрәк тә терлек саны күп булганы. Фермага алмашка яшьләр килмәгәнгә шулай дип әйтүедер инде, эшче көчләр булмаса ныгытылган, баетылган базаң да алга баралмас. Хәер, хәзер заманчалаштыралар да, 4-5 кеше эшли торган итеп кенә калдыра торган алымнар да бар... Анысына миллионнарың булса гына ирешергә мөмкин шул...
Сосна фермасында эшләүчеләрнең күбесенең хезмәт еллары 15-30 ел тәшкил итә. Фермалары зур, эшләре җитәрлек. Сыер савалар, таналар, бозаулар тәрбиялиләр, үгезләр үрчетәләр, атлар асрыйлар... Барлыгы 520 баш сыер, 396 баш үгез, 100дән артык тана, 52 баш атлары бар. Сыер савучылар унөч группа булып, ике сменага бүленеп эшлиләр. Иртәнге сәгать биш тулып киткәч киләләр, асларын чистарталар, башак бирәләр, алтылар тирәсендә савым башлана, сигезгә кадәр дәвам итә, делаваль җайланмасында әзерләнгән азык керә, чәйләр эчеп, ял итеп алгачтын, абзарларны кабаттан кыралар, чистарталар, себерәләр, печәнен, онын салалар, сыерларны кардага чыгаралар да, төшлектә автобусларга утырып өйләренә таралалар.( Сосна бик озын авыл, шуңа җәмгыять терлекчеләрне махсус техникага утыртып йөртә.) Терлекченең сменалы хезмәте әнә шулай шәрехләнә биредә. Аннан инде икенче сменадагылар килеп, сыерларны кардадан абзарларга кертә дә, яңадан малкайларны тәрбияли башлый. Бар да кул хезмәте белән башкарыла, һәр терлекнең астын кырып, себереп, тагаракларны кул белән чистартып куялар.
Абзар саен сауган сөтне урнаштырып бара торган суыткыч блоклары бар. Ферма эчендә ферма монда: савым сыерлары торагы, шунда ук бозаулар белән бергә тудыру бүлеге һәм 6 айлык ике бозаулар торагы урнашкан объект үзе бер ферма; симертеп, дәүләткә иткә озатылучы үгезләр торагы, таналарны каплату да шунда ук башкарыла – МТФ-2 дип йөртелә; 3 группа бозаулар торагы – ике 6 айлык бозаулар группасы , берсе 6-12 айлык бозаулар, 12-18 айлык тана бозаулар да шунда, монысы МТФ-3. Һәрберсе саен завферма бар – беренчесендә Илнар Шамилов, икенчесендә Айгөл Гарипова, өченчесендә Рәсимә Вәлиева. Бозау тәрбияләүчеләр, терлек симертүчеләр, сыер савучылар эшләрен яратып башкара, хезмәт хакларыннан, эш торышыннан зарланмый.Тәнзилә Хәбибуллина, Гүзәл Ганиева, Әлфия Ибраһимова, Рәйсә Ибраһимова, Равилә Газыймова, Гөлсинә Әхмәтгалиева, Гөлсинә Хәбибуллина, Ләйсирә Вәлиева, Рәмзия Садыйкова, Миләүшә Гыймадиева, Мәүлидә Таҗетдинова, Чулпан Хәбибуллина, Нурзилә Сәйфетдинова, Гөлсинә Нәҗипова, Кәүсәрия Гәрәева, Фидәлия Муллагалиева, Раилә Хәйруллина, Рәмзия Шакирова, Гөлнура Хәйруллина, Гөлсияр Нәҗипова, Илсөяр Гәрәева, Рәсимә Закирова, Тәслимә Мәрданова, Гөлзидә Сафина, Ландыш Газизуллина һәм исәпләп баручы Вәсилә Газыймова белән Ризәлә Шакирова кебек тәҗрибәле сыер савучыларның һәрберсендә үзләренә генә хас кыюлык, усаллык, җитдилек бар. Шуңа да алар эшләрен дә батырып эшли, сүзләрен дә өзеп әйтә белә. Ферманы зоотехник Айдар Әхмәдуллин белән йөреп - әйләнеп чыгарга туры килде. Айдар әлегә биредә яшь белгеч санала, икенче елын гына эшли. Гаиләсе белән Пүскән авылында яши, шуннан кадәр көн дә килеп йөри. 2008 елда Әтнә техникумын тәмамлаганнан соң егетне Түбән Камага “Алтын башак” җәмгыятенә юллама белән җибәргән булганнар, аннан ул 2010да Тимирязев исемендәге җәмгыятькә кайтып эшли башлый, Чапшар фермасын җитәкли, аннан инде бирегә зоотехник итеп чакыралар. Яшь кешегә озак еллардан бирле хезмәт тәҗрибәсе туплаган терлекчеләр белән эшләү җиңел бирелмидер әлбәттә, өстәвенә чит авыл фермасында, моны без үзебез дә күрдек, әммә Айдар тырыш егеткә охшаган, төшеп калганнардан түгел, сер биреп тормыйдыр. Җәмгыять терлекчелек өлкәсендәге яңа төр технологияләрдән калышырга тырышмый, яңа җиһазларны ничек тә алырга омтыла. Җәмгыятьнең үз хисабына алынган мал организмындагы шикәрне көйли торган апппарат, яшь бозаулар өчен сөт таксие (молочный такси), печән турагычы моңа дәлил. Җәйгә яңа бозаулату абзарын хәстәрләп бетерү исәпләре. Кечкенә бозаулар салкын алым белән тәрбияләнә, оялары да шунда, ачык һавага чыгып-кереп йөриләр. Нәни бозауларны Айсылу Таҗетдинова белән Нурания Нәҗипова тәрбияли, тәҗрибәләре дә зур, хезмәтләре дә мактаулы, бозаулары да сөбханалла.
Сосна фермасында бүгенге көндә уртача 8440 килограм сөт савыла, ел башыннан 535 центнер ит җитештергәннәр. Эш булганда эшлисе дә эшлисе, сәламәтлек кенә какшамасын да, тынычлык кына булсын, кыскартулар гына янамасын.
Язгы чәчүгә дә санаулы гына атналар калып бара. Шуңадыр да «Сосна» җәмгыятенең машина-трактор паркында эшләр гөрли. Әлегәчә иртәнге сигезенче яртыдан кичке сәгать 4кә кадәр эшләсәләр, инде бүгеннән эш сәгате бер сәгатькә артачак икән.
Машина-трактор паркында техникалар ремонты җайга салынган. Тырмалар тимерче кулы аша узганнар, бүгенге көндә механизаторлар чәчкечләр төзәтә. Монда гомумән бер генә эшкә ябышып ятмыйлар, кирәк икән механизатор булып эшлиләр, «тимер ат»ларына эш булмаганда урман да кисәләр, агач та яралар, ферма да ремонтлыйлар, ат дагасы да ясыйлар.
Бүгенге көндә (11 мартка алынган саннар) авыл хуҗалыгы машиналарының — 98, ә тракторларның 95 %ының чәчүгә әзер булуын җиткерде баш инженер Нияз Гыйбадуллин. Нияз абый әлеге вазыйфасын 2010 елдан бирле башкара, кем белән генә сөйләшсә дә, ярты сүздән бер-берсен аңлашалар кебек тоелды миңа. Андый җитәкче барында механизаторларга да, әлеге өлкәгә кагылышлы башка кешеләргә дә эшләве үк тә җиңелдер шул. Гараждагы кайсы гына цехка кермә, һәркайсында ремонтлау эшләре бара, ә әзерләрен урамдагы паркка алып чыгып тезеп баралар икән. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехында Илдус Ибраһимов, Камил Галипов, Ленар Нуриев, Рамил Гаязовлар хезмәт куя. Тракторлар ремонтлый торган цех та техникасыз тормый ахры. Һәрберсенең хуҗасы бөтен җирне җентекләп тикшереп ремонтлый, кырга чыккач вакыт әрәм итәсе килми шул берсенең дә. Гомумән, язгы чәчү хаталар җибәрә торган чор түгел, еллык уңышның киләчәге дә яздан башланып, механизаторларның анда зур роль уйнавын һәрберебез белә.
Җәмгыятьнең кайсы гына эшчесен алсаң да барысы да алдынгылар рәтенә керерлек. Расил Зыятдинов та шундыйлардан. СПТУны бетергәннән бирле руль артында икән инде ул. Урып-җыю чорында «ДОН-1500» комбайнында эшләсә, аннары «Т-150»ка күчеп утыра, ел әйләнә эш белән мәшгуль ул. Дөрес Соснада андыйларны саный китсәң һәр икесенә әлеге сүзләр туры киләдер мөгаен. Ринат Сафиуллин шәхесенә дә аерым тукталып узасым килә. Мәктәп партасы артыннан чыгуга тракторга утыра ул, эшенә җаны-тәне белән бирелгән механизаторны район, республика күләмендә дә күреп, гел мактап торалар. Аның бүләкләрен саный китсәң генә дә очы-кырыена чыга торган түгел. «К-700» тракторы белән лаеклы ялга чыккач кына аерыла ул, ләкин бүгенге көндә дә җәмгыятьнең кирәкле хезмәткәре булып хөрмәтләнә. Нинди генә техникага ремонт соралса да Ринат абыйга дәшәләр икән, шөкер, үзе дә ялындырып торучылардан түгел, һәрчак ярдәмгә ашкынып кына тора. Мин эшләре белән танышып йөргән көнне дә азык әзерләүче «Полесье» комбайнының двигателен ремонтларга ярдәм итә иде ул Рәис Хәбибрахмановка. Алар янәшәсендә генә Ранил Таҗетдинов та «ДТ-75» тракторын ремонтлап йөри. Чын туганнарча киңәшләшә-киңәшләшә Фаил һәм Гамил Нәҗиповлар да «МТЗ»ларының какшап киткән җирләрен төзәтәләр. Абыйлы-энеле Нәҗиповлар икесе дә фермага азык кертү эшен башкаралар икән, авыр эшне җиңеләйтү өчен уен-көлке кыстырып та алалар. Гомумән, караңгы цех эчен яктыртып, бер-берсенә ярдәмләшә-ярдәмләшә эшлиләр. Фермаларга «МТЗ-82» тракторы белән он ташучы Раушан Мәрдәновның тимер аты да эш барышында ватылып киткән, тиз генә гаражга юнәлеп, эретеп ябыштыручы хезмәтен башкаручы Илфат Закировка мөрәҗәгать итте ул. Илфат та үз эшенең чын остасы булуын минутында ук күрсәтеп, хезмәт кешесен тоткарламады. Эретеп ябыштыручы эшеннән тыш Илфат комбайнчы да, «КЗС-7» комбайнында 3 ел гына эшләвенә карамастан, 1582 тонна бөртек суктырып, җәмгыятьләрендә быел беренчелекне алган. Армиядән кайтканнан бирле тракторда эшләүче Искәндәр Муллагалиев та ике техникада эшли. «Полесье» комбайнына сезон башланганчы «ДТ-75» тракторы белән чәчү чәчәргә чыга. Азык әзерләүче «КСК-100» комбайнында эшләүче Мәгъсүм Нәҗипов та әлегә техникасын төзәтү эшен башкара. «КамАЗ» шоферларына әлегә эш булмаганлыктан, алар да тик ятмый, яңа хезмәт төрен үзләштереп — ат дагасы ясыйлар. Илһам Муллагалиев белән Рөстәм Һадыев турында иде әлеге сүзләрем. Янып торган учак янәшәсендә тимерне кызуында сугып калырга ашыгучылар алар. Ел әйләнә алдынгы шофер һәм механизатор булып йөргән мактаулы хезмәтчәннәрне дә санап үтәсем килә: Айрат Таҗетдинов, Рәис Ганиев, Радик Гарәфиев, Рәнис Хәйруллин, Радик Таҗетдинов, Фәнис Гомәров, Фәнил Габидуллин, Тәлгать Зарипов, Раяз Габдрахманов, Фәнис Шакиров, Рамил Шамилов. Гомумән, бөтен ир-егетләр сафын тулыландырып, тагын да көч биреп торучы ике гүзәл зат та хезмәт куя әлеге паркта, аның берсе заправкада эшләүче Асия Зыятдинова, ә икенчесе склад мөдире Рәсимә Муллагалиева.
Машина-трактор паркларында барлыгы 36 берәмлек техникалары бар: биш комбайн, бер «К-700» тракторы, өч «Т-150», биш «МТЗ- 1221», ундүрт «МТЗ -82», бер «Т-25», җиде «ДТ-75». Узган ел бер «КамАЗ» һәм ике «МТЗ-82» тракторы ала алганнар, быел тагын бер трактор алырга исәплиләр.