Күӊелләрне ымсындырып, йөрәкләрне җилкендереп җиргә яз килә. Яз табигатьнеӊ матур үзгәреш кичерү чоры буларак күӊелгә кереп калган.
Шул ук вакытта авыл кешесенә, игенчегә бетмәс-төкәнмәс мәшәкать һәм зур сынауга әзерлек вакыты да ул. Күмәк хуҗалыклар әлеге авыр, җаваплы чорны уӊышлы үтү өчен әзерлек эшләрен күптән башладылар: тырма, җир сөрү һәм эшкәртү җайланмалары ремонтланды, чәчүгә чыгасы тракторлар да яӊадан бер кат күздән кичерелә, кимчелекләре төзәтелә, ашламалар туплана. Бу юнәлештә аларныӊ эшчәнлеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе көндәлек күз уңында тота, район башлыгы алдында үткәрелә торган киӊәшмәләрдә дә әлеге мәсьәлә еш карала.
Ә менә районыбызда 51 тракторы, 12 комбайны булган, 3004 га сөрүлек җирләре биләгән 96 фермер-крестьян хуҗалыгы формасында оешкан, игенчелек белән шөгыльләнүчеләрнеӊ язгы чәчүгә хәзерлеге ни дәрәҗәдә, хәл ителәсе нинди мәсьәләләр бар икән? Бу турыда Балтач районының фермерлар ассосиациясе җитәкчесе Айдар Хаҗиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхүт Гарипов белән әӊгәмә кордык.
Мәсхүт Гарипов: “Узган ел, 20 фермер хуҗалыгы үз җирләрендә алдагы елда күпьеллык үлән чәчкән иде, калганнар бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнделәр. Кабул ителгән кануннар нигезендә, алар чәчәр алдыннан орлыкны мәҗбүри рәвештә тикшертергә тиеш. Чәчкән 75 фермерларныӊ бары 11 генә чәчү орлыкларына лабораториядә бушка тикшерү уздырганнар. Димәк, калганнарның нәрсә чәчкәнлеге һәм аннан нәрсә көтеп буласы – берсе дә билгеле түгел. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак, аларныӊ ашлыктан алган уртача уӊышлары да районныкыннан күпкә ким. Күмәк хуҗалык белгечләре белән бу елга чәчү планнарын карап чыктык, тиз арада фермерлар белән дә бу эшне башкарып чыгарга кирәк. Югыйсә, нәкъ узган елгы хәл кабатланачак.
Айдар Хаҗиев: “Мин бу оешманыӊ җитәкчесе булып 3нче елын эшлим, әмма оештыру мәсьәләләрендә бездә бердәмлек җитми. 26 гыйнвар көнне гомуми җыелыш уздырдык, бары 28 кеше генә катнашты. Ассосациягә дә керәбез, дип атлыгып тормыйлар, чөнки кергәндә 2500 сум һәм ел дәвамында 2000 сум акча түләргә кирәк. Югыйсә, башкалада төп офиста утырган белгечләребезнең фермерларга ярдәм итү мөмкинлеге хәйран зур, төрле программалар өчен грантлар алганда алар тиешле барлык документларны әзерләп, комиссия утырышында аларны яклап, финансларны бүлүдә ярдәм итәләр.”
Мәсхүт Гарипов: “Менә шул ук орлыкны «Россельхозцентр»та бушка тикшертергә мөмкин, әмма моннан фермерларыбыз файдаланырга ашыкмый. Орлыкны тикшертмәгән очракта тикшерү органнары тарафыннан зур штраф санкцияләре каралганын һәрбер фермер белә бит.”
Айдар Хаҗиев: “Бездә районда бу мәсьәләдә оешканлык җитмәгәненә күӊел әрни. Алдагы елларда әле сөйләшеп, фикерләшеп эшләү булса, хәзер фермерлар бөтенләй читтә йөриләр. Миӊа тимәсәләр, мин риза, дип яшәү вакыты үтеп бара. Басуларныӊ чисталыгы һәм максатчан чәчелеше, чәчү әйләнешенеӊ үтәлеше буенча тикшерү органнары килеп, штраф санкцияләре куллана башлагач, мин белмәдем, дип аклана башлыйлар. Дөресен әйткәндә, районда чын иткән вәкаләтле комиссия юк, җирне алганда фермер нинди максатта ала, эшкәртергә мөмкинлеге бармы, бу турыда беркем кызыксынмый, җирлекләрдә дә битарафлык сизелә.”
Мәсхүт Гарипов: “Миӊа бер кешенеӊ булышканы юк, дәүләттән ярдәм алганым юк, дип сөйләнеп йөрүдән туктарга вакыт, дип уйлыйм. Дәүләт тарафыннан иӊ зур байлык – җир бүлеп бирелгән бит. Бүген дәүләт тарафыннан акчалата субсидия гектарына карап барлык хужалыкларга, шул исәптән крестьян -фермер хуҗалыкларына дә бирелә, бары тиешле рәсми кәгазьләр генә булсын. Орлык һәм җирләр тикшертелмәгән икән, бу районныӊ гомуми рейтингына тискәре йогынты ясый һәм бүленә торган субсидия акчасы да хәйран кими. Әгәр алынган җир 2 гектардан артса, бу инде шәхси ярдәмчел хуҗалык яисә пайчы җире итеп түгел, ә крестьян-фермер, шәхси эшмәкәр буларак рәсмиләштерелергә тиеш. Менә бу мәсьәләдә без әлегә эшләп бетермибез. Дөресен әйткәндә, берләшү юлында әле без яӊа тәпи йөри башлаган бала кебек, беренче адымнарны кыяр-кыймас кына атлыйбыз.”
Айдар Хаҗиев: “Язгы чәчүгә техника төзеклеге һәм мәҗбүри техник карау узуы, җирне тукландыру өчен ашламалар туплау буенча да без хәбәрдар түгел, чөнки фермерлар бу турыда хәбәр бирәсе, дип уйламыйлар. Дөрестән дә, безгә, фермерларга берләшергә кирәк. Бары шул вакытта гына без үзебезне җитештерү өлкәсендә мөстәкыйль көч буларак күрсәтә алачакбыз.”
Рәхмәт Сезгә! Язгы чәчүләрне уӊышлы үткәрергә насыйп булсын.
Россиядә эшкәртелмәгән җир кишәрлекләре сатылачак. Бу турыда РФ Дәүләт Думасына закон проекты кертелә. Проектта җир эшсез ятмасын өчен җаваплылык арттырылган. «Хуҗа бер ел дәвамында җирне буш тота икән, аӊа административ штраф салыначак. Акылга утырмаса, җир ике ел дәвамында эшкәртелмәсә, ул сатылачак», дип хәбәр итә канун проекты авторы депутат Николай Пеньков.
Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлекләр башланган чор. Кайда да эш гөрли. Техникалар белән беррәттән орлыкчылык тармагын да читләтеп үтмәгән бу дулкын. Җәмгыятьнең баш агрономы Ифрат Сафиуллин өчен чираттагы урак өсте башланырга да санаулы көннәр калып бара.
Ул игенчелек өлкәсендә нык тәҗрибә туплаган, үз эшенең остасы булган, нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатларына белән бүләкләнгән белгеч. Шушы көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 мең сумлык Грантын отуы мәгълүм. 4 дистәгә якын үтелгән хезмәт юлын ул шофер буларак башлап җибәрә, аннан соң 18 ел бригадир, ә соңгы 18 елда әлеге вазыйфада. Сафиуллиннар өчен иген игү – икмәк үстерү һөнәре нәселдән килә. Әтисе Әнвәр Ульяновск якларында туып-үссә дә, диплом алгач, юллама белән безнең якларга эшкә җибәрелгән була. Шул килүдән ул Сосна авылында гаилә корып төпләнеп кала, хуҗалыкта озак еллар баш агроном булып эшли. Ә еллар үткәч әтисенең һөнәрен улы Ифрат дәвам итә...
Ифрат әфәнде хуҗалыкта башкарыласы эшләргә әзерлекләр белән таныштырып үтте.
–Хәзерге вакытта бездә ашламалар белән тәэмин ителеш төгәлләнгән диярлек. Дәүләттән ярдәм буларак 30 тонна аммиак силитрасы бирелде. 84 тоннаны үзебез алдык. 400 тонна аммиак суы әзерләнде. Катнаш ашлама дигән төрен 163 тонна булдырдык, әле тагын шушы көннәрдә 67 тоннасы кайтартылачак. Бу тупланган ашлама күләме барлык 4409 гектар мәйдандагы басуларны ашлауга тулысынча җитәчәк, – дип ассызыклый белгеч.
Ни генә дисәк тә, уңышны арттыру, чүп үләннәренә, авыруларга, корткыч һәм бөҗәкләргә каршы торучанлыкны арттыру өчен минераль ашламалар, агу препаратлары куллану үз актуальлелеген югалтмый. Сосналылыр элек-электән бөртекле культуралар игү, бәрәңге үстерү белән специальләшкән хуҗалыкларның берсе. 806 гектар мәйданда көздән чәчеп калдырылган күпьеллык үләннәр, ә 825 гектарда бөртекле культуралар. Мәсәлән, кукуруз игүдә дә яхшы гына уңыш алып киләләр.
– Алып кайтылган 5 тонна орлыкны 300 гектарга игәргә планлаштырабыз. Аның 100 гектардагысы терлек азыгына селоска булса, калган мәйдандагысы бөртек өчен. Бәрәңге исә 30 гектарга каралган. Быел “Рамона”, “Невский” сортлылары белән “Родригес” һәм “Зекура” дигән яңа төрләрен дә үстерергә исәпләп торабыз. Былтыр гектарыннан 235 центнер уңыш җыеп алган идек. Быел да сынатмаска иде инде. Җәйнең ничек килүеннән тора. Ә коры булса? Кырларны сугару системасы белән туендырып тору 6-7 ел чамасы юк бездә хәзер, булса яхшы булыр иде...
Февральдә көзге арыш, бодай уҗымнарын алып кайтып үстереп карадык. Тишелешләре, сакланышлары әйбәт. Өмет бар. Тик соңгы нәтиҗәсе язның ничек килүеннән тора инде. Югары уңыш өчен һәрнәрсәне исәптә тотарга кирәк. Туфракны эшкәртү, туңга сөрү кебек кыр эшләренең үз вакытында башкарылуы мөһим, – ди гомерен туган як кырларына багышлаган Ифрат Сафиуллин.
14 март көнне үзәк китапханәдә өчен яңа эшкә килгән китапханәчеләр практикум уздырылды.
Китапханә хезмәткәрләре үзәк китапханәнең барлык бүлекләрендә булып аларның эшчәнлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Китапханәдә нәтиҗәле эш алып барып югары күрсәткечләргә ирешкән Әнисә Хакимова(Борбаш авыл китапханәчесе), Римма Анисимова (Урта авыл Көшкәт китапханәчесе) яшь китапханәчеләр үзләренең тәҗрибәсе белән эш белән уртаклаштылар. Гаммәви чаралар уздыру, эш документларын алып бару буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Район китапханәчеләре өчен практик ярдәм атналыгы 19 мартка кадәр дәвам итәчәк.
3 март көнне Смәел авыл китапханәсендә 8 март халык-ара хатын кызлар көне уңаеннан “Әбием алтыным” исемле кичә булып узды. Китап укучылар әбиләрен чәй өстәле артында шигырьләр, җырлар белән сөендерделәр. Үзләренең котлауларын, теләкләрен җиткерделәр.
«Сосна» җәмгыяте фермасына баргач, эшне биредә алмый-талмый хезмәт куючы терлекчеләрбелән танышудан башладык.
Сыер савучылар, терлекчеләрнең барысы да урта яшьтәгеләр, хезмәт хаклары вакытында түләнеп, яхшы булуга карамастан, яшьләр бик килергә ашыкмый, диләр. Тәнзилә Хәбибулинаның инде фермада эшли башлаганына 30 ел була икән. Эшләү дәверендә үз эшенең остасына әйләнеп беткән инде ул. Сыерны ничек ашатырга, бозауларга кайчан ташлатырга икәнлеген бик яхшы белә.
– Гомерем буе сыерлар савам. Гүзәл Ганиева белән килешеп, бер-беребезне аңлап эшлибез. Безнең карамакта барлыгы 58 сыер, көнлек савым уртача 550-650 килограмм, ә җәй көннәрендә 700-800гә кадәр җитә, – ди Соснада туып, биредә тормышка чыгып, бар гомерен туган колхозына багышлаган Тәнзилә ханым.
Тормыш иптәше Илдар да җәмгыятьтә эшли икән.. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Фермада кул хезмәте таләп ителсә дә, зарланмый ул. Инде элеккеге заман түгел, сөт ташыйсы юк, күп нәрсә автоматлашкан, ди уңган сыер савучы.
Ә менә Нурзилә Сәйфетдинованың фермада эшли башлаганына әле 5-6 гына ел икән. Группадашы Чулпан Хәбибуллина белән 60 сыер савалар.
– Хезмәт хакын вакытында түләп баралар, без шуңа бик канәгать. Иң шатландырганы – продукция бар, хезмәт хакын сауган сөт күләменә карап түлиләр, – ди Нурзилә ханым да.
Менә шулай эштән зарланмый, вакыт белән исәпләшми эшли Сосна уңганнары.
Сосна фермасы территориясендә “МТЗ-1221” тракторында Мәхмүт Макамбаевны күргәч, аптырап калдым.
– Данлыклы комбайнчы әллә кышын тракторга күчкәнме? – дип сораганымны үзем дә сизми калдым.
– Мин инде ике ел тракторда эшлим, комбайнны ташладым, – ди Мәхмүт абый.
Алдынгылыкны бирмәгән комбайнчы Мәхмүт Макамбаев ике ел элек өр-яңа “МТЗ-1221” тракторына утыра. Кышын фермада эшләсә, яз көне басуда: тырмалый, культили, җәен силос, сенаж ташый, көзен исә кабат басуга чыга. Җәмгыятьнең алдынгы механизаторы әнә шулай нинди генә техниканы иярләсә дә, үз эшен намус белән башкара, башкаларга һәрчак үрнәк булып тора, диләр аның хакында.
Балтач “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә районыбызның мәктәп, мәдәният йортлары хәйрия концертлары белән килеп тора. Әлеге чаралар бүлекчә өчен радициягә әверелде. Биредә җыр-моң кичәләре гөрләп уза. Бүген дә Кенә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм Арча педагогик коллиятеннән Алмаз Закиров, Рәдис Фәйзрахманов көче белән әзерләнгән концерт –өлкәннәребезгә онытылмаслык мизгелләр калдырды.
10-11 март көннәрендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” кысаларында Россиядә “Су ресурсларын саклау” елына багышлап “Вода, вода, кругом вода” дип исемләнгән тематик кичә узды. Кичәгә Балтач урта мәктәбенең 1Б, 1Г һәм 2Б сыйныф укучылары чакырылды. Кечкенә китап укучыларыбыз җир шарындагы сулыклар, аларны саклау буенча мәгълүмат алганнан соң, суга багышланган мәкальләр, табышмаклар белүдә көч сынаштылар. Кичә экраннан су турында “Почему вода необходима для нашей жизни” исемле документаль фильм һәм «Зайка Коська и родничок», «Секреты воды» дип аталган мультфильм карау белән төгәлләнде. Балалар өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.
10 март көнне Түбән Кенә клубында хәйрия концерты булып үтте.