5 май көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзәк китапханә каршында “Җиңү безгә җиңел бирелмәде...” исемендә китап күргәзмәсе янында райондашларга әңгәмәләр үткәреп, Бөтенрусия “Георгиевская ленточка” акциясендә катнашып, георгий тасмалары өләштеләр.
Сәрдек авыл китапханәсендә ( Филиал №31) 4 май көнне “ Читаем детям овойне” , бөтенхалык акциясе кысаларында “Тыныч булсын дөньялар” исеме астында 2 нче сыйныф укучылары белән сугыш турында шигырьләр уку чарасы үткәрелде. Чарада күпчелек М. Җәлил шигырьләре:”Кызыл ромашка”, ”Соңгы җыр”, ”Вәхшәт”, ”Чулпанга”, ”Батырлык турында”, һ.б.шигырьләр кычкырып укылды.
2 нче сыйныф укучылары барлыгы 5 укучыдан тора, чарада 5укучы да актив катнашты. Китапханәче: Лотфуллина Ф. М. һәм 5 нче сыйныф укучылар мондый акцияләр еш булсын, илләребез тыныч булсын иде дигән теләктә калабыз.
5 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә олуг шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап “Сагынабыз Тукай абыйны” әдәби кичә узды. Кичәдә балалар шагыйрьнең тормышы, иҗаты, китапханәдәге китаплары белән таныштырылды, Балтач урта мәктәбенең 1Б, 1Г сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Галиева В.Г., Габдуллина Л.Н.) “Шүрәлеләр җыены” исемле сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр, Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чарабыз шагыйрь тормышы һәм иҗаты буенча презентация белән үрелеп барылды. Кичәдән соң кечкенә китап укучыларыбыз өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.
Бөрбаш авыл җирлегендә 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар-экологик чистатарту икеайлыгы кысаларында җыештыру өмәсе үткәрелде. Бөрбаш авыл җирлеге территориясенә кергән юл буйларының, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, оешмалар, сәүдә нокталарының, хужалыкларда чүп-үләннәрдән чистарту эшләре алып барылды. Авылларда зиратлар, Алан авылында плотина җыештыру өмәләре үткәрелде.
Чепья авыл балалар китапханәсендә 7 халыкара "Читаем детям о войне" акциясен кушылып, урта мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары белән кычкырып уку үткәрелде. Башта шул исемдәге китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды. Аннан соң Алексеевның "На Берлин" хикәясе кычкырып укылды. Хикәянең төп герое солдат Капустин турында фикер алышынды, балалар өйләренә күргәзмәдәге китапларны укырга алып киттеләр.
4 май көнне Борнак авыл китапханәсендә 5,7 сыйныф укучылары катнашында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VII Халыкара акция кысаларында кычкырып укулар үткәрелде.Язучы Әмирхан Еникиның "Бер генә сәгатькә", "Кем җырлады" исемле хикәяләре укылды.Укучылар Бөек Ватан сугышы турында булган әсәрләрне яратып укыдылар.
4 май көнне Борнак авыл китапханәсендә 5,7 сыйныф укучылары катнашында "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VII Халыкара акция кысаларында кычкырып укулар үткәрелде.Язучы Әмирхан Еникиның "Бер генә сәгатькә", "Кем җырлады" исемле хикәяләре кычкырып укылды. Укучылар Бөек Ватан сугышы турында булган әсәрләрне яратып укыдылар.
4 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 4А,Б сыйныфында укучы китап укучыларыбыз өчен “Балаларга сугыш турында укыйбыз”- “Читаем детям о войне” исемле VIIХалыкара акциясе кысаларында кычкырып укулар узды. “Читаем книги о войне” дип аталган китап күргәзмәсенә куелган “Салют, Пионерия!”, Ю.Яковлевның “Где стояла батарея”, Н. Ходзаның “Дорога жизни” һәм М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” китапларыннан өзекләр укылды. Ахырдан балалар укылганнардан чыгып, сорауларга җавап бирделәр. Акциядә барлыгы 47 бала катнашты.
Яңгул китапханәчеләре 4 май көнне "Балалрга сугыш турында укыйбыз" баш астында ,6-7 класс укучыларын сугыш турындагы китаплар белән таныштырып,аларны кычкырып укыдылар.Бу кичәнең максаты балаларда бик сирәк калган сугыш ветераннарын,тыл ветераннарын хөрмәтләү ,аларны кадерләү,бу китаплар аша аларның нинди авыр юл үткәннәрен төшендерү иде.Без үз максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.
Бөрбаш китапханә филиалында 4 май көнне «Читаем детям о войне» дөньякүләм акциясе кысаларында 8 сыйныф укучылары белән Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» китабы буенча кычкырып укулар узды.