Югары Шубан авылында яшәүче тыл ветераны Кәшифә Сәгыйт кызы Зариповага 7 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Шубан авыл җирлеге вәкиле Ләйсән Шәйхетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте икътисадчы Фаиль Шигапов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
2016 елның 6 маенда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Халыклар дуслыгы” музее һәм Чепья китапханәсе хезмәткәре белән берлектә “Җиңү һәркемнең күңелендә”исеме астында әдәби- музыкаль кичә булды.
Бүген “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы тыл ветераннары, инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
4 май көнне Кенәбаш авыл китапханәсе Кенәбаш башлангыч класс укучыларына “Балаларга сугыш турында укыйбыз”-“Читаем детям о войне” исемле 7 Халыкара акциясе кысаларында кычкырып укулар уздырды.Укучылар ахырдан викторина сорауларына да җавап бирделәр.
Г.Тукайның 130-еллык юбилеена багышланган чаралар ахрына якынлашып бара. Арбор авылы китапханәсе дә бу вакыйгадан читтә кала алмады,киресенчә, төрле яшьтәге укучылар белән күп төрле чаралар үткәрде. Нәни дусларыбызны Тукайның әкиятләрен белән таныштырса, югары класс укучылары белән бөек шагыйребезнең әсәрләрен сәхнәләштерде, ә инде авылыбызның актив хатын-кызлары белән әдибнең тормышы һәм иҗатына багышланган матур кичә үткәрелде. Чара Арбор мәдәният йорты белән берлектә узды. Кичә барышында Тукайның шигырләре кычкырып укылды, аның җырлары җырланды, әкиятләре пантомиммалаштырылды, тормышы буенча кызыклы соралар һәм фактлар барланды.
8 апрельдә Чепья авыл җирлеге Чепья мәдәният йортында үзенең “И,Туган як кичләре” исеме астында барган смотр-концертын тәкъдим итте. Дәртле-моңлы тамаша берәүне дә битараф калдырмады. Күп санлы тамашачылар соравы буенча шул ук концерт программасы 9нчы апрель көнне Арбор авылында да булып узды.
2 апрель көнне Арбор мәдәният йортында көлке көненә багышланган "Елмаю китмәсен йөзләрдән" дип исемләнгән искиткеч кызык, уен-көлкеле матур кичә булып узды.
4 май көнне Арбор авыл китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары өчен "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле дөньякүләм акциясы кысаларында Вакыйф Нуруллинның "Шинельсыз салдатлар" китабы буенча кычкырып укулар уздырылды. Укучылар әсәрдәге 10 яшьлек Равильнең тылдагы батырлыгы, тырышлыгы, ул вакытның авырлыклары турында укучылар фикер алаштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Сәрдек авыл китапханәсендә(филиал №31) 20 нче апрель көнне Бөтенроссия “Тукай иленә сәяхәт” акциясе кысаларында “Тукай иҗаты чиксез дәрья” дип исемләнгән шигырь( кычкырып уку) кичәсе уздырылды.
Кичәдә 6 яштән- 12 яшкә кадәрле балалар белән, Г. Тукайның “Пар ат”, “ Су анасы”,”Бәйрәм бүген”,”Төлке һәм йөзем җимеше”, “Шүрәле”,”Сабыйга” шигырләре кычкырып укылды.
Шигырьләрне укыганнан соң балалар үз фикерләрен әйттеләр:”Без Г.Тукай шигырьләрен бик яратабыз.Тукай абыебыз үзенең күп кенә шигырьләрендә безне, балаларны, эш сөяргә,тәртипле,белемле булырга өнди. Гю Тукай мәңге яшәсен,”- диделәр алар.
Кичә Г. Тукайның”Туган тел” җыры белән тәмамлады.
26 апрель көнне Сәрдек авылында, мәктәп- бакча комплексында, Сәрдек авыл китапханәсе белән берлектә Г. Тукайга 130 яш уңаеннан ”Ничә буын сине үз итә” исемле музыкал тематик кичә уздырылды.Кичә бик җанлы һәм күңелле узды.Кичә Г.Тукайның балачагында яратып уйнала торган уеннарының берсе “Капкалы” уены белән һәм “ И Туган тел” җыры белән тәмамланды.