ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә сезне Бөтендөнья шахматчылар көненә багышланган шахмат ярышлары (6-10 яшьлекләр өчен), чүлмәк вату, күз бәйләп бүләк кисү, капчык киеп йөгерү һәм башка бик күп төрле кызыклы уеннар көтә. Бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 18.00 сәгатьтә.

13 июль көнне булып үткән комбайннар парадын карагач, "Урып-җыю җиӊелләрдән булмаячак" дип фикер йөртергә була. 


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Урта Көшкәт авылында  яшәүче  Павлова Наталия Григорьевнага 13 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Наз” директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге баш хисапчысы Рәзинә Хәкимова, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Николай Колоколовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Бәйрәм балалар уеннары белән башланачак, гадәти ярышлар белән беррәттән су өстендә дә бәйгеләр – аркан тартыш, канатта йөрү, кәҗәдә бәрешү, кыек багана менү оештырыла. Барлыгы 17 танылган артистларыбыз килүе көтелә, араларында Вадим Заһаров, Мөнир Рахмаев, “Рәвешләр” төркеме, Илгәрәй дә бар. Ат чабышы, самолет очышы күңелләргә хуш киләчәк.

Балтач районы башкарма комитетыныӊ яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин Красноярск шәһәрендә «Россиянеӊ киләчәге» дигән талантлы яшьләрне барлау һәм үстерү юнәлешендә булган дәрәҗәле бәйгедә катнашып, беренче урынны алып кайтты. Ул «Россиянеӊ иӊ яхшы яшь җитәкчесе» дигән исемгә лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Афәрин!!!

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннар! Сезнең һәммәгезне дә һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм. 
Сәлам хатлары йөртүче күгәрченнәре, кыңгыраулар таккан җигүле пар атлары белән тарих битләренә уелган почта хезмәте безнең көннәрдә дә үзенең әһәмиятен югалтмый – гасырлардан-гасырларга күчә барган хезмәт традицияләрен саклап калып, заманча шартларда эш алымнарын камилләштереп, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә тырыш хезмәт куела. 

Бүген 8 июль  Рәсәй күләмендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач муниципаль районы ГХАТ булегендә гаиләдә 2нче, 3 нче балаларын тудырган әниләргә   ана капиталы сертификаты тапшырылды. Һәм әлбәттә бу тантананың әти-әниләреннән, чакырылган кунакларыннан тыш иң олы кунаклары, шушы бәйрәмне уздыруга сәбәпче булган 3 кыз, 2малай булдылар.

"Коляскалар парады" районда тәүге тапкыр оештырылды. Шулай да, 5 гаилә үз осталыгын күрсәтте. Конкурс шарты буенча 3 яшькә кадәрге кечкенә баласы булган гаиләләр катнашты. Балаларның әле мондый коляска күргәннәре дә булмагандыр: зур чәчәк эчендә бал корты булу, кечкенә өйдә утыру, нәни паровозда йөрү, Балтач гербы төшерелгән коляска кемгә тәтегән ди әле?! Нәни 4 айлык бәбине аю костюмыннан киендергәннәр иде. Ата-аналар да, балалар да шат күренде. Түнтәрдән Газимовлар гаиләсенең игезәк уллары Солтан һәм Сөләйман нәни бал кортлары, ә колясканы умарта итеп бергәләшеп ясаганнар. Уллары “тәрәзә”дән елмаеп карап утыралар. Аларның тырышлыгы бушка китмәде: коляскалар парадының җиңүчеләре дип табылдылар һәм район ЗАГС бүлегенең кыйммәтле бүләгенә лаек булдылар. Шулай ук Сәрдектән Тәбрисовлар гаиләсе, Балтачтан Мөлековлар гаиләсе призлы урыннарга лаек булды. Нормадан Исрафиловлар һәм Балтачтан Дәүләтшиннар гаиләсе дә бүләксез калмады. 

Балтач бистәсенең үзәгендә, универмаг каршында ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктатып, тикшерү уздыралар. Бу - Республика буенча Экология һәм әйләнә-тирә мохтины саклау Министрлыгы белән бергә үткәрелә торган «Чиста һава» акциясе. Туктаткан машинаны махсус прибор ярдәмендә, һавага чыгара торган эшкәртелгән газда начар матдәләр микъдары куелган нормалардан артык китмиме икән, дип тикшерәләр. Анализлар нормада булмаган очракта, административ протокол төзелеп, штраф каралган.



Яшьләр көне рәсми рәвештә июнь азагында билгеләп үтелсә дә , Рамазан ае булу сәбәпле, бу шау-шулы күңел ачу бәйрәме бераз кичектерелеп торылды. Инде менә бүген - 7 июль көнне районыбыз яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмне район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде. "...Районыбыз киләчәге булган яшьләр, бүген сезнең көн, сезнең бәйрәм, барчагызны да ихлас котлыйм", диде ул. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International