"Коляскалар парады" районда тәүге тапкыр оештырылды. Шулай да, 5 гаилә үз осталыгын күрсәтте. Конкурс шарты буенча 3 яшькә кадәрге кечкенә баласы булган гаиләләр катнашты. Балаларның әле мондый коляска күргәннәре дә булмагандыр: зур чәчәк эчендә бал корты булу, кечкенә өйдә утыру, нәни паровозда йөрү, Балтач гербы төшерелгән коляска кемгә тәтегән ди әле?! Нәни 4 айлык бәбине аю костюмыннан киендергәннәр иде. Ата-аналар да, балалар да шат күренде. Түнтәрдән Газимовлар гаиләсенең игезәк уллары Солтан һәм Сөләйман нәни бал кортлары, ә колясканы умарта итеп бергәләшеп ясаганнар. Уллары “тәрәзә”дән елмаеп карап утыралар. Аларның тырышлыгы бушка китмәде: коляскалар парадының җиңүчеләре дип табылдылар һәм район ЗАГС бүлегенең кыйммәтле бүләгенә лаек булдылар. Шулай ук Сәрдектән Тәбрисовлар гаиләсе, Балтачтан Мөлековлар гаиләсе призлы урыннарга лаек булды. Нормадан Исрафиловлар һәм Балтачтан Дәүләтшиннар гаиләсе дә бүләксез калмады.
Әлеге парадны алдагы елларда да уздырырга, фантазиягә бай, тырыш, тату, матур, яшь гаиләләрне күрсәтергә кирәк дигән тәкъдим яңгырады.