Бәйрәм балалар уеннары белән башланачак, гадәти ярышлар белән беррәттән су өстендә дә бәйгеләр – аркан тартыш, канатта йөрү, кәҗәдә бәрешү, кыек багана менү оештырыла. Барлыгы 17 танылган артистларыбыз килүе көтелә, араларында Вадим Заһаров, Мөнир Рахмаев, “Рәвешләр” төркеме, Илгәрәй дә бар. Ат чабышы, самолет очышы күңелләргә хуш киләчәк.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Питрау бәйрәменә көтеп калабыз. Башлана 17.00 сәгатьтә.