Ана капиталы сертификаты тапшырылды

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Бүген 8 июль  Рәсәй күләмендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач муниципаль районы ГХАТ булегендә гаиләдә 2нче, 3 нче балаларын тудырган әниләргә   ана капиталы сертификаты тапшырылды. Һәм әлбәттә бу тантананың әти-әниләреннән, чакырылган кунакларыннан тыш иң олы кунаклары, шушы бәйрәмне уздыруга сәбәпче булган 3 кыз, 2малай булдылар. Чәчәк бәйләме белән бергә сертификатларны әниләргә район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин тапшырды. Бу бәйрәмдә катнашкан район Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин да  әти-әниләргә үзенең җылы сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International