Балтач районы башкарма комитетыныӊ яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин Красноярск шәһәрендә «Россиянеӊ киләчәге» дигән талантлы яшьләрне барлау һәм үстерү юнәлешендә булган дәрәҗәле бәйгедә катнашып, беренче урынны алып кайтты. Ул «Россиянеӊ иӊ яхшы яшь җитәкчесе» дигән исемгә лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Афәрин!!!
Рөстәм Рафисовичны әлеге зур җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.