Яшьләр көне рәсми рәвештә июнь азагында билгеләп үтелсә дә , Рамазан ае булу сәбәпле, бу шау-шулы күңел ачу бәйрәме бераз кичектерелеп торылды. Инде менә бүген - 7 июль көнне районыбыз яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмне район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде. "...Районыбыз киләчәге булган яшьләр, бүген сезнең көн, сезнең бәйрәм, барчагызны да ихлас котлыйм", диде ул.
Әлеге чарада ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының һәм район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булучы яшьләр, күп балалы яшь гаиләләр, иң соңгы никахларын рәсмиләштергән пар, паспорт алучы яшь гражданнар, армия хезмәтеннән Мактау таныклыгына ия булып кайткан егетләр, кул эшләре конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде.
Шулай ук “Коляскалар парады” конкурсының җиңүче яшь гаиләләренә дә махсус бүләкләр тапшырылды. Барлыгы биш гаилә катнашкан иде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре, мөгаен төсле буяулар белән атышу уены булгандыр. Бу уенны бигрәк тә балалар үз итте. Бик күп төрле мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Бер катнашучы да бүләкләрсез калмады. Бәйрәм тамашасын мәдәният үзәге һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре алып барды. Чараның махсус кунаклары “Рәвешләр” юмор театры артистлары Әбри Хәбриев белән Айдар Галиәскаров һәм популяр эстрада артисты Мөнир Рахмаев иде. Бәйрәм дискотекасы дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды.