ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2016 ел
җомга

17 август көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре СМУ микрорайоны балалар мәйданчыгында «Факел” яшүсмерләр клубы белән берлектә балалар һәм өлкәннәр өчен “Урам китапханәсе” оештырдылар. Чарада катнашучылар  китап һәм журналлар белән   кызыксынып таныштылар, яратып укыдылар.

Шеншенэр хэм Ор узешчэннэре жэмгыятебезнен иген-кырларында мул уныш жыйган тырыш игенчелэребезне котлап ял концерты тэкъдим итте.

18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район мәдәният үзәге сәнгать түгәрәкләренә укучылар туплау максатыннан кастинг үткәрә. Вокал буенча бер куплет җыр һәм кушымта, ә бию буенча хореограф күрсәткән күнегүләрне кабатларга кирәк булачак. Җырларга, биергә сәләте булган балаларны район мәдәният үзәгендә 22-24 август көннәрендә үткәреләчәк кастингка чакырып калабыз: 

 

2016 елның 18 августында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен искәртү максатыннан Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев килде.

16 август көнне Түнтәр мәктәбе базасында география укытучыларының , 17 август көнне Яңгул мәктәбе базасында технология укытучыларының  август киңәшмәләре булып узды. Киңәшмәдә укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, белем бирүдәге яңа алымнар, федераль белем стандартларын кулланып эшлүнең уңай яклары, сәләтле укучылар белән эшләү алымнары турында сөйләштеләр

17 август көнне Янгул урта мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле фәннәре буенча август киңәшмәсе секцияләре утырышлары үткәрелде. Секцияләрдә һәр фән буенча дәүләт йомгаклау аттестация нәтиҗәләренә анализлар ясалды, укытучылар имтиханнарга нәтиҗәле әзерләү системалары, төп мәктәптә ФГОС үзләштерү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класслар үткәрделәр. Узган уку елы эшчәнлегеннән чыгып район методик барләшмәсенең темасы билгеләнде һәм яңа уку елына бурычлар куелды.

Ор авылында моңарчы халыкка су авыл хуҗалыгы җәмгыяте карамагандагы скважинасы аша килә торган булган. Халыкка су килүне яхшырту максатыннан, яңа башня куйдырып, яңа трасса сузарга кирәк, дигән фикер белән эш башлана


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Басу-кырларда иртә яздан кара көзгә кадәр эш тынмый. Терлек азыгы әзерләү, урып-җыю, көзге чәчү берсен-берсе алмаштырып кына тора. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь тырышлыгы белән хәзерге көнгә район кырларында 27 мең 820 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар сугылды. Бер гектардан уртача 34,7 центнер ашлык чыга. “Дуслык”, “Кама”, “Активист”, “Алга”, “Уңыш”, “Бөрбаш”, “Труд”, “Арбор”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды. Калган 11 хуҗалыкта да атна азагына урып-сугуны тулысынча төгәлләргә тырышалар. Алда әле рапс һәм күпьеллык үләннәрне орлыкка сугу бурычы тора. 

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Энҗе Нигмәтҗанованың социаль яклау булеге, «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм мәшгүллек үзәгенең хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу.

 Август аенда «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәге белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм авыл җирлекләре белән берлектә карамакта булмаган ялгыз яшәүче өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүне кабат тәкъдим итеп яшәү шартларын өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International