Янгыннан саклану чаралары.

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 18 августында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен искәртү максатыннан Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев килде.

Габдулла Гыймранович тернәкләнү узучылар белән әңгәмә барышында янгыннан саклану чаралары турында сөйләде, өйдә көнкүреш электр җихазлары белән сак эшләргә өндәде, янгын чыга калса нишләргә кирәклеген искәртеп үтте. Тернәкләнү узучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар hәм саклык чараларын төгәл үтәгән очракта гына тормышларын куркыныч астына куймаганнарын аңладылар.

Әңгәмә ахырында Ганиев Г.Г. бәхетсезлек очраклары була калганда нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International