Басу-кырларда иртә яздан кара көзгә кадәр эш тынмый. Терлек азыгы әзерләү, урып-җыю, көзге чәчү берсен-берсе алмаштырып кына тора. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь тырышлыгы белән хәзерге көнгә район кырларында 27 мең 820 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар сугылды. Бер гектардан уртача 34,7 центнер ашлык чыга. “Дуслык”, “Кама”, “Активист”, “Алга”, “Уңыш”, “Бөрбаш”, “Труд”, “Арбор”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды. Калган 11 хуҗалыкта да атна азагына урып-сугуны тулысынча төгәлләргә тырышалар. Алда әле рапс һәм күпьеллык үләннәрне орлыкка сугу бурычы тора.
Шул ук вакытта көзге чәчү дә темпларын арттыра бара. Район буенча планда каралган 12 мең 700 гектар мәйданның 2 166 гектарында көзге арыш җир куенына иңдерелгән. Бу юнәлештә “Дуслык”, “Бөрбаш”, “Смәел”, “Яңа тормыш”, “Борнак” җәмгыятьләре аеруча мактауга лаек.