Август киңәшмәләре

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

    16 август көнне Түнтәр мәктәбе базасында география укытучыларының , 17 август көнне Яңгул мәктәбе базасында технология укытучыларының  август киңәшмәләре булып узды. Киңәшмәдә укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, белем бирүдәге яңа алымнар, федераль белем стандартларын кулланып эшлүнең уңай яклары, сәләтле укучылар белән эшләү алымнары турында сөйләштеләр

 Методик берләшмә җитәкчеләре Егорова В.В, Хайруллина Л.Т., Фаязов Л.А. мәгариф идарәсе методисты Бариева Г.Ф. 2015-2016 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясап, яңа уку елына бурычлар  куйдылар , методик берләшмәнең 2016-2017 елга эш планнары  кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International