Ор авылында моңарчы халыкка су авыл хуҗалыгы җәмгыяте карамагандагы скважинасы аша килә торган булган. Халыкка су килүне яхшырту максатыннан, яңа башня куйдырып, яңа трасса сузарга кирәк, дигән фикер белән эш башлана.
«Авылның социаль үсеше» программасы нигезендә эшләнүче әлеге эш финанс чыгымнар зур булу сәбәпле, озакка сузылып, бары быел гына тәмамлана. Алай да әле эшләнеп бетмәгән эшләре бар икән: территорияне коймалап алу, санитар-саклау зонасы булдыру һәм электр өлешен эшләп бетерү. Бүгенге көндә әлеге ике башня да параллель рәвештә эшләп, халыкны суга туендыра.
Әлеге эш барышында башняны Казаннан килеп куйсалар, калган эшләрне, ягъни трасса салып, су үткәрүне, шулай ук янгынга каршы гидрантлар урнаштыруны үзебезнең «Мелиоратор» оешмасы башкарган.
Чыганак: «Хезмәт” басмасы Зәлия Хәсәнова язмасы.