ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Район Советы утырышлар залында җирле үзидарә җитәкчеләре, күмәк хужалык рәисләре һәм баш хисапчылар катнашында чираттан тыш җыелыш узды. Җыелышта каралган төп мәсьәлә – җирлекләрнеӊ бюджетларын тулыландыруда муниципаль милек булып расланган җир пайлары өчен түләнә торган финанс средстволарыныӊ тупланышы. Җыелышта районныӊ җир һәм милек палатасы җитәкчесе Зифа Зарипова чыгышы тыӊланды. Күпмедер аӊлату һәм аӊлашу юнәлешендә булган чыгышны тыӊлаганнан җирле бюджетка акча туплау юнәлешендә эшнеӊ начар торышы ачыкланды. Борнак, Субаш, Куныр, Шеӊшеӊәр, Чепья җирлеге башлыкларына җыелыш алдында  бу эшкә аӊлатма бирергә туры килде.

Бүген – 16 август көнне бистәнең үзәк “Балтач” ял паркында "Республика тасмасы” акциясе башлану уңаеннан, 2нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашында тәрбияви чара узды. Балтач урта мәктәбенең “Яшь гвардиячеләре” һәм “Көчле Татарстан” республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, “Татарстан командасы” флагы астында балаларга төрле уеннар оештырдылар

15 август көнне Балтач урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларның август киңәшмәсе булып узды.

Чапшар авылында  яшәүче Камалова Хәдичә Закирҗановнага 15 август көнне 90 яшь тулды. 

Балтач муниципаль районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә яңа уку елына ярдәм итү күркәм гадәткә әйләнде.

Җәй башында ук “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе башланып китте. Мәгариф идрәсе тарафыннан бирелгән исемлек нигезендә “Наз” үзәге белгечләре 200 ләп гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшереп чыктылар. Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде.

13 август көнне район башкарма комитетының утырышлар залында үткән иртәнге киңәшмә гаятьтә үзенчәлекле булды. Атналык эшләргә күзәтү ясалганнан соң районыбызның мактаулы төзүчеләрен һәм спортчыларын тәбрикләү мизгелләре булды. Әлеге тантаналы чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган спортчысы, тренер Ирек Зиннуров та катнашты. Ул үзенең котлауларын ирештерде.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе
Норма мәдәният йорты "Яшьләр онлайн"төркемен янәдән үзенә җыйды. Әлеге җыелуда алар 5 август көнне булып узган пожар турында сөйлэшеп, шушы хуҗалыкка ярдәм итү турында планнар кордылар һәм шул планнарны чынга ашырырга дип эшкә керештеләр.
12нче август көнне Татарстан җәмгыяте игенчеләренә Салавыч җирлеге мәдәният хезмәткәрләре агитбригада чыгышлары оештырды.

Чепья балалар китапханәсеннән  җәйге каникуллар чорында да китап укучылар өзелмәде. Авыл мәктәбе укучыларыннан  тыш республикабызның Казан, Яр чаллы кебек шәһәрләреннән, Яшел Үзән, Алабуга һ.б.  районнарыннан  кунакка кайтучылар, хәтта С-Петербург, Ульяновск кебек калалардан әби-бабайларында яңа уку елына кадәр көч-куәт җыярга кайткан балалар да бар. 

Нормабаш,Кили,Чапшар, авыл клублары узешчәннәре Тимирязев җәмгыяте иген-кырларында мул уңыш жыйган тырыш игенчелэребезне котлап ял концерты тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International