“Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе.

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Балтач муниципаль районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә яңа уку елына ярдәм итү күркәм гадәткә әйләнде.

Җәй башында ук “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе башланып китте. Мәгариф идрәсе тарафыннан бирелгән исемлек нигезендә “Наз” үзәге белгечләре 200 ләп гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшереп чыктылар. Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде.

12 августта Балтач бистәсенең “Балтач” ял паркында “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясенең тантаналы рәвештә сумкалар һәм канцелярия товарларын тапшыру чарасы узды. Татарстан Республикасы иминлек советы секретаре Айрат Шафигуллин акциядә катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Әлеге чарада 1 нче сыйныфка баручы 22 укучы балага сумкалар, ә 2-11 нче сыйныфларда укучы 25 балага канөелярия товарлары бүләк ителде. Хәйриячеләр булып районыбыз җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, төрле оешма җитәкчеләре чыктылар.

Шушы көнне үк мәктәп кирәк-яраклары ярминкәсе оештырылды. Анда һәркем үзенә кирәкле әйберне ала алды.

ДЦ “Волонтер” үзәгенә йөрүче волонтерлар да әлеге чарада актив катнаштылар. Алар килкән кунакларны, катнашучы балаларны тиешле урыннарына бастыры торуда ярдәм иттеләр.

“Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе әле моның белән генә тәмамланмады. Ярдәм итәргә теләге булган һәрбер кеше үзеннән ярдәм өлешен уку елы башланганчы кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International