Район Советы утырышлар залында җирле үзидарә җитәкчеләре, күмәк хужалык рәисләре һәм баш хисапчылар катнашында чираттан тыш җыелыш узды. Җыелышта каралган төп мәсьәлә – җирлекләрнеӊ бюджетларын тулыландыруда муниципаль милек булып расланган җир пайлары өчен түләнә торган финанс средстволарыныӊ тупланышы. Җыелышта районныӊ җир һәм милек палатасы җитәкчесе Зифа Зарипова чыгышы тыӊланды. Күпмедер аӊлату һәм аӊлашу юнәлешендә булган чыгышны тыӊлаганнан җирле бюджетка акча туплау юнәлешендә эшнеӊ начар торышы ачыкланды. Борнак, Субаш, Куныр, Шеӊшеӊәр, Чепья җирлеге башлыкларына җыелыш алдында бу эшкә аӊлатма бирергә туры килде. Килешү нигезендә җирлекләргә хужалыклардан 2016 елда 12 миллион 425 меӊ 356 сум акча тупланырга тиеш. 16 августка бары 1 миллион 454 меӊ 296 сум акча тупланган. Димәк, калган барлы-юклы 5 ай эчендә җыелганга караганда 10 тапкыр артык средство җыелырга тиеш. Әмма мондый тизлек белән акча җирле казнага тупланса, бу бурыч үтәп чыкмаслык булып тоела. Субаш җирлегенә 715 меӊ 560 сумныӊ бер тиене дә кермәгән, Куныр җирлегенә «Активист» хуҗалыгы ел ахырына кадәр ярты миллион акча кертергә тиеш булса да, шулай ук бер сум да акча күчермәгән. «Маяк» хужалыгыныӊ әҗәте дә елга 251 меӊ сум, дип хисапланган, зур сумма булмаса да аны күчерү зарури. Ә бит кайбер хуҗалыклар җир пайларыннан файдаланган өчен акча күчерү мөмкинлеген тапканнар. Мәсәлән, «Сорнай» җәмгыяте 309 285 сум, «Татарстан» - 200 меӊ сум, «Яӊа тормыш – 137 меӊ, «Дуслык» - 132 меӊ һәм «Труд» күмәк хуҗалыклары 126 меӊ сум акчаларын бюджетка юллаганнар. Җирлекләрнеӊ алачаклары күплегенә гаҗәпләнгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, сезгә акча кирәк түгелдер, сез бит болай да бай яшисез, дип әйтергә мәҗбүр булды. Күмәк хуҗалык җитәкчеләренә тиешле суммаларны күчерергә мөмкинлекләр табарга кушылды.
Вакыйф Зәкиев, “Хезмәт” газетасы баш мөхәррире.