Бүген – 16 август көнне бистәнең үзәк “Балтач” ял паркында "Республика тасмасы” акциясе башлану уңаеннан, 2нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашында тәрбияви чара узды. Балтач урта мәктәбенең “Яшь гвардиячеләре” һәм “Көчле Татарстан” республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, “Татарстан командасы” флагы астында балаларга төрле уеннар оештырдылар. Илебезнең киләчәге булган нәни балтачлылар иң элек асфальтка рәсемнәр ясадылар. Кояш, чәчәккә күмелгән болын, зәңгәр күктә очкан вертолет... – болар һәркайсы Татарстандагы тынычлык, татулыкны чагылдыручы символлар буларак бәяләнә. Ә аннан соң “Теләкләр агачы”н матур сүзләр, изге теләкләр язылган куллар белән тулыландырдылар. Республика флагындагы төсләрнең нинди мәгънә аңлатуларын әйтеп чыкканнан соң, әлеге чараны оештыручылар балаларның кулларына Республика флагын хәтерләткән тасмалар бәйләделәр. Ахырда истәлеккә фотога төшү оештырылды.
Бүгеннән 30 август – Республика көненә кадәр, Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, тасмалар өләшәчәкләр. Димәк районыбызның башка җирлекләрендә дә бу акция дәвам итәчәк дигән сүз.