20нче гыйнвар көнне Смәел урта гомуми белем мәктәбендә "КАИ – крылья для жизни" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Әлеге конференциянең максаты: укучыларны фәнни эшләргә тарту;
фән юнәлешен сайлаган укучыларга ярдәм күрсәтү; сәләтле укучыларны барлау иде.
Конференция А.Н. Туполев исемендәге Казан милли техник университеты, ТР Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, укытучыларның белем күтәрү институты белән берлектә үткәрелде.
Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланса да, "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайоны халкын бәйрәм чаралары белән куандыруларын дәвам итәләр.
19 гыйнвардан районыбызда "Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының район этабы башланып китте. Конкурс 4 зонада үтәчәк.
18 гыйнвар көнне район мәгариф идарәсе психологлары тарафыннан Кенә урта мәктәбенә “Психологик десант” оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен уздырылган тенинглар нәтиҗәсендә стресс белән көрәшү ысуллары аңлатылды, тормыш кыйммәтләре төшендерелде.
19 гыйнварда Татарстанның көрәш федерациясе узган елга йомгак ясау, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләү максатыннан Президиум утырышын уздырды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, федерация президенты Марат Әхмәтов алып барды.
Бөрбаш авылы өлкән кешеләргә бик бай икән. Бүген — 20 гыйнвар көнне шушы авылның ике ветераны якыннары янәшәсендә гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Мәгъфирә Ибраһим кызы Сарчинага - 95, ә Кәшифә Садыйк кызы Исрафиловага 90 яшь тулды. Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, "Бөрбаш" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов һәм Бөрбаш авыл җирлегеннән Вәсилә Хәйруллина килде. Алар мөхтәрәм ветераннарны туган көннәре белән ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Юбилярларга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын һәм бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Алан авылында туып-үскән, тырышлыгы белән бик яшьли чит җирләрдә танылу алган, шулай да үзенең хезмәт эшчәнлегенең кырык елга якынын туган районына багышлаган бик тә хөрмәтле Дамир Хәбибрахман улы Габдрахмановка 20 гыйнвар көнне 80 яшь тулды
Авыл җирлекләре арасында "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе иртәнге сәгатьләрдән үк ярминкә белән башлана дип хәбәр иткән идек инде. Хәзерге минутларда Чепьяда авыл җирлегендә ярминкә гөрли.
Биредә Чепья авыл җирлеге, "Труд" һәм "Арбор" авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, Чепья һәм Арбор мәктәпләре, ике балалар бакчасы, "Наз тернәкләндерү бүлекчәсе коллективлары сәүдә итә.
18 гыйнвар көнне чаңгы спорт төрен яратучылар арасында «Төнге чаңгы юллары» кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышта барысы 38 кеше катнашты. Өлкәнрәк яшьтәге райондашларыбызның бу көнге чарада күбрәк булуы сөендерде.
40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:
1. Кумаева Ульяна (Чепья)
2. Сөләйманова Гөлшан (Балтач)
3. Каюмова Зилә (Балтач)
19 гыйнварда христиан динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай.