ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач бистәсе үзәгендәге "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан булдырылган ял паркын тантаналы төстә кулланылышка тапшырды. 

8 октябрь көнне Балтач районында үзәктә һәм Чепья авылында бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.  

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды.


8
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Смәел авыл китапханәсе, урта мәктәпнең озынайтылган көнгруппасы ярдәме белән, өлкәннәр декадасы уңаеннан"Гомер көзем-тормыш көзгем"исемле кичә уздырды.Кичә балаларның чыгышлары,өлкәннәребез өчен  конкурслар белән үрелеп барды.


7
октябрь, 2017 ел
шимбә

5 октябрь көнне Куныр мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, клуб, китапханә, мәктәп, ООО "Якты юл" җәмгыяте һәм авыл советы тырышлыгы белән әзерләнгән "Гомерләрнең алтын көзе" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәгә Куныр, Шода авылы олылары чакырулы иде. Кичә чәй табыны белән башланып китеп, концерт белән дәвам итте.


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Өлкәннәр көне уңаеннан,  4нче октябрь көнне мәдәният, китапханә мәктәп коллективы белән берлектә  Субаш төп гомуми белем мәктәбендә                   “ Гомерләрнең алтын көзләре”дип исемләнгән әдәби музыкаль  кичә үткәрелде.

Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгының тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында безнең районнан "Татарстан"  хуҗалыгы тракторчысы Зөлфәт Хәкимов  та бар иде.  Президент аңа озак еллар намуслы   хезмәте өчен  "Атказанган механизатор" исеме бирде.

5 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә өлкәннәр һәм укучылар катнашында “Өлкәннәргә кадер һәм хөрмәт”исемле очрашу кичәсе үткәрелде.Өлкәннәр үзләренең хәтирәләрен искә төшерделәр.Укучылар өлкәннәргә бик матур итеп шигырьләрен сөйләделәр.Очрашу бик җанлы үтте.

Районыбыз мөгаллимнәре 4 октябрь көнне район  мәдәният үзәгендә үзләренең традицион һөнәри  бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аларны бу тантаналы  чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин,  район башкарма комитеты  җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф ветераны Гарифҗан Мөхәммәтшин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева тәбрикләде. 

Балтач бистәсе урамнары көн саен тротуарларга байый. Халыктан җыелган үзара салым акчалары нәтиҗәсендә уңайлыклар булдырыла, алардан барлык райондашларыбыз да бердәм  файдалана. 2018 ел өчен  планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу  өчен дә һәр җирлектәге   халыкның активлыгы кирәк. Шулай булганда гына тирә-ягыбыз матур, юлларыбыз төзек булыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International