Балтач үзәгендәге парк кулланылышка тапшырылды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

8 октябрь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә бистә үзәгендәге яңа паркны тантаналы төстә кулланылышка тапшыру чарасы оештырылды. Ярминкәгә килгән халык бу бәйрәмнең шаһитләре булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач бистәсе үзәгендәге "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан булдырылган ял паркын тантаналы төстә кулланылышка тапшырды. 

- Җәй ае дәвамында бистәбез үзәгендә яңа заманча корылма калкып чыкты. Республикабызда күп кенә районнарда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган программа нигезендә, район үзәкләренең үзәк мәйданнарында матурлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылып, халык өчен заманча ял итеп утыру урыннары булдырылды. Бу программа безнең районда да тормышка ашты. Күреп торасыз, биредә төрле яшьтәге райондашларыбыз өчен ял итеп утыру өчен менә дигән мөмкинлекләр һәм уңайлыклар булдырылды. Хөрмәтле райондашлар, киләчәктә матурлыкны саклап, кадерен белеп яшәсәк иде! - диде Рамил Рашитович Нотфуллин үзенең чыгышында. 

Тантаналы чара тәмамлангач ярминкәгә килгән халык биредә ял итеп, әби-бабайлар оныкларын атынчыкларда атындырып, күңел ачып кайтып китте. Һава торышының аяз, кояшлы булуы да бу көнгә икеләтә бәйрәм төсмере өстәде. 

Фоторепортаж: https://vk.com/album-122979932_247850202

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International