Куныр авылында гомер итүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдинованың да 90 яшьлек юбилее “Өлкәннәр декадасы” чорына туры килде. Көзнең үз яме, үз муллыгы булган кебек, кеше гомеренең көзе дә нәкъ шушы ел фасылына тиң. Нәтиҗә ясар чак! 4 октябрь көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин , “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Карадуган авылында яшәүче Наилә апа Җиһангирова өчен 3 октябрь көне хатирәләргә бай булгандыр, мөгаен?! Чөнки бу көнне район мәдәният үзәгендә “Халыкара өлкәннәр көне” уңаеннан районыбызның мактаулы исемнәргә ия мәртәбәле өлкәннәре хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылган иде. Шушы кичәдә алып баручылар алгы урыннарның берсендә утырган акъәбигә карап, арабызда 90 яшьлек юбилеен каршылаучы ветераныбыз да бар әле, дип Наилә апаның исемен атагач, зал бер мәлгә тын калды. Аннан соң гаҗәпләнү катыш соклану хисләрен белдереп көчле алкышларга күмде юбилярны. Аны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин махсус залга төшеп, ихлас теләкләрен әйтеп тәбрикләде. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау Хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Куныр авылында яшәүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдиновага 4октябрь көнне 90 яшь тулды.
7 октябрь – шимбә көнне районыбызда ат чабышы ярышларын ябу сезоны үткәреләчәк. “Сабантуй” ял паркында әлеге көн чаралары 13.00дә башланып, берничә сәгать дәвам итәчәк. Программага җигелгән атларда йөрү, бизәлгән атлар парады, хуҗалык рәисләренең ат җигү ярышы, йөк күчерү бәйгесе, 5 төрдә ат чабышы һәм бүләкләү тантаналары кергән.
4 октябрьдә Бөрбаш авыл китапханәсендә "Сәламэт тәндә - сәламәт акыл" исемле әңгәмә үтте.
Мәрхәмәтлелек, игелек, хөрмәт! Бу сүзләр, әлбәттә, кечкенә йөрәкләрдән үк, күңелгә олы юл булып салынырга тиеш. Шул уңайдан, “мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Көек авылы китапханәсендә балалар белән берлектә “Хөрмәт башлана киң күңелдән!” исеме астында әңгәмә-түгәрәк өстәл оештырдык! Алдан әзерләнгән сурәтләрне карап балалар фикерләрен әйттеләр, мәрхәмәтлелек атнасында гына түгел, һәрдаим ярдәмләшеп торырга дип сүз куештылар. Матур әдәбияттан әсәрләрне укып, әсәр геройлары тарафыннан эшләнгән әйбәт күренешләрне укып күрсәттеләр.
1 Октябрь көнне көзге акция “Мәрхәмәтлелек атнасы” һәм өлкәннәр көне кысалары астында Көек авылында ялгыз калып берүзе гомер итүче өлкән кешебез Вагыйз абыйга Көек китапханәчесе, балалар белән берлектә күчтәнәчләр кертеп, бәйрәм уңаеннан хәлләрен белеп, тәбрикләп кайттык!
1 Октябрь –өлкәннәр көне уңаеннан Көек авылы китапханәсендә “Тормышыбыз бизәкләре” исеме астында тематик-муз. Кичә оештырдык. Балалар катнашында үткәрелгән бу чараны бик ошатты хөрмәтлеләребез. Ахырдан авылыбыз иганәчеләре көче белән тупланган бәйрәм өстәле янында чәй эчерү белән тәмамланды.
Агымдагы елның 4 нче октябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында социаль – тернәкләндерү булекчәсендә тернәкләнүче инвалид hәм өлкән яшьтәге пенсионерлар Сабадагы туган якны өйрәнү музеенда кунакта булдылар.
3 октябрь көнне Алан авыл китапханәсе укучылары сугыш ветераны Нәҗипов Габделкани бабайны өлкәннәр көне белән котлап хәлен белеп кайттылар. Балалар ветеранга кечкенә генә концерт номеры да әзерләгәннәр иде.