Куныр авылында яшәүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдиновага 4октябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хакимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.