ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 нче октябрь көнне «Мәрхәмәтле Татарстан» кысаларында Шубан авыл китапханәсендә китап укучы балалар өйләрендә әби – бабайларына  кычкырып укулар оештырдылар.

30 сентябрь көнне «Мәрхәмәтле Татарстан» кысаларында Экология елы уңаеннан Шубан авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән авылыбызның елга – яр буйларын чистартуда катнаштылар.


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Рамил Рашитовичның бәйрәм котлавының чираттагысы Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Нина Петровна Григорьева гаиләсендә тәрбияләнүче Жилина Идея Николаевнага юлланды. 
 

"Халыкара Өлкәннәр көне" кысаларында Гондыр авылында яшәүче районның иң өлкән кешесе, тыл ветераны, 103 яшьлек Васильева Ольга Васильевнаны Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Балтач муниципаль район башлыгы Ольга Васильевнага бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.
 


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсе “ Игелеклелек атнасы” акциясе кысаларында  өлкән китап укучыларыбызның өйләренә  китаплар,газет- журналлар  илтеп,күзәтү ясап,күңелләрен күтәреп,изгелек эшләнелде.

 

  

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Хыял”  Яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Көй тану” уенын уздырдылар. 

“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында 2017 нче елның 30 сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе территориясе- “Хәйриячеләр аллеясендә” өлкәннәр hәм инвалидлар  көче белән  кошлар өчен җимлекләр  ясап куелды.

30 сентябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Карадуган мәдәният йорты өлкәннәребез өчен мәктәп ашханәсендә “Гомерләр зая узмаган” дип исемләнгән концерт куйды.

“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә «Кешенең табигатькә йогынтысы» дип исемләнгән видео презентация күрсәтелде. Бу презентация  бүгенге көндә табигатьнең нинди халәттә икәнлеген күзалларга ярдәм итте.

 

"Изгелек эшлә дә суга сал",- ди безнең татар халкы. Чапшар авыл клубы хезмәткәре яшьләр белән изгелек атнасы һәм "Ветераннар безнең янәшәбездә!" акциясе кысаларында 1 октябрь көнне авылыбызның тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап, аларның өйләрен җыештырып, алар белән аралашып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International