7 октябрь – шимбә көнне районыбызда ат чабышы ярышларын ябу сезоны үткәреләчәк.
“Сабантуй” ял паркында әлеге көн чаралары 13.00дә башланып, берничә сәгать дәвам итәчәк. Программага җигелгән атларда йөрү, бизәлгән атлар парады, хуҗалык рәисләренең ат җигү ярышы, йөк күчерү бәйгесе, 5 төрдә ат чабышы һәм бүләкләү тантаналары кергән.
Шулай ук сәүдә нокталарында ат итеннән әзерләнгән продукцияләр тәкъдим ителәчәк.
Хөрмәтле райондашлар, сезне “Ат – ил терәге” дип аталган район бәйгесенә чакырып калабыз. Бик күңелле һәм мавыктыргыч булырга ошап тора, килми калмагыз!
Бәйге сәгать 13.00 дә башлана.