ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 июнь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе Россиядә һәм Татарстанда  Экология елы уңаеннан «Балтач» ял паркында  «Табигатькә итмик хилафлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Китап сөючеләрне җәй дәвамында, һәр чәршәмбе 14.00-16.00 сәгатьтә «Балтач» ял паркында  көтеп калабыз. Рәхим итегез!

Үзарасалым – авыл халкының авырткан җире. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә каршылыклы фикерләр куера башлый. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә бәзер булып яшәүгә өйрәнеп беттек. “Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен”, “Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?” ише сорауларны еш ишетергә туры килә. 

Авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасына шактый күләмле эшләр башкару нәтиҗәсендә авылларның төзеклеге тәэмин ителә башлады. Беренче чиратта урам юллары һәм күперләр төзекләндерелде, чишмә-коелар яңартылды, зиратлар, аларның капка-коймалары, һәйкәлләр тәртипкә китерелде. Халыкның бердәмлеге – күз алдында. 


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

7 июнь көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйге оештырылды. 

Экология елы уңаеннан, 6 июнь көнне Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре түгәрәкләрдә шогыльләнуче балалар белән табигатькә велосәяхәт оештырдылар. Балаларга "Кызыл комлык", "Соры комлык", "Аю куле", "Чирмеш кыры" атамаларының килеп чыгу тарихын сойләделәр. Сәяхәт файдалы һәм күңелле узды.

    6 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көненә карата “Бәхетле балачак илендә” исемле кичә үткәрелде.Кичәдә балачак,җәй турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырланды.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачак иле шаулап-гөрләп торсын!

 


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Изге Рамазан ае уразасының беренче көнендә,  27 майда,  Смәел авылы мәчетендә зурлап Ифтар мәҗлесе  үткәрелде. Мәҗлестә барысы 120 ләп кеше катнашты.  85-90 яшьлек өлкәннәребезнең дә катнашуы мәҗлесне тагын да ямьләндерде. Ифтар мәҗлесен оештыруда төп иганәчеләр “Смәел” җәмгыяте  һәм  җирле эшмәкәребез Әхмәдиев  Фәнис Васил улы булдылар. Мәҗлескә килгән һәркем күчтәнәч белән килде. Авыру сәбәпле биредә катнаша алмаганнарга, мохтаҗларга бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып күчтәнәчләр таратылды. Бу эшләрне мөтәвәллият рәисе Солтан Ибраһим улы башлап, оештырып йөрде. Мәҗлес табынын әзерләүдә  һәм хезмәт күрсәтүдә 20 ләп кеше катнашты. “Смәел” җәмгыяте директоры Илһам Мансур улы Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнан улы Йосыпов килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, мондый чараларның алга таба да дәвамлы булуын теләделәр.

4 июнь көнне Куныр мәдәният йорты хезмәткәре китапханә хезмәткәре белән берлектә “ Наркомания без сина каршы” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Яшьләргә наркомания буенча лекция укылды, сораулар аша аларның наркоманиягә карата уй-фикерләрен тыңланды.

"Гомерләр үтә икән ул

Үтә дә китә икән ул"... Әйе гомер дигәннәре бик тиз үтә. Шушы көннәрдә Чепья авылында яшәүче, гомерен  китапханәче һөнәренә багышлаган Гайфуллина Гөлнара Лотфулла кызы үзенең 70 яшьлек  матур юбилеен билгеләп үтте. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре аны шушы бәйрәме белән котладылар. Ялгызы гына ул үстергән Гөлнара апаның  бүгенге көндә  йорты оныклар белән шаулап тора. Киләчәк гомерендә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!

4 июньдә балаларны яклау көне уңаеннан Чутай мәдәният йортында " Күңелле эстафета " дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Көн салкын булганга, бәйрәм фойеда үтте. Балалар бергәләп тә, аерым- аерым да төрле спорт ярышларында актив катнаштылар.
3 июнь көнне Кенәбаш авыл клубы балаларны яклау көне уңаеннан “Без балачак иленнән”дигән исем астында күңел ачу кичәсе уздырды.Авыл уртасында урнашкан балалар мәйданчыгында саф һавада балалар өчен татар халык уеннары, ,шулай ук хәрәкәтле уеннар оештырылды. Балалар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, соңыннан бергәләшеп саф һавада чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International