Комиссия утырышында халык күпләп йөри торган урыннарга контрольне ныгытырга дигән бурыч куелды.
10 октябрь көнне район Советының кече утырышлар залында халык күпләп йөри торган урыннарга тикшерү уздыру һәм категория билгеләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырыш булып узды. Әлеге утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов алып барды.Утырышта комиссия вәкилләре, район башлыгы ярдәмчесе, район прокуроры, район мәдәният бүлегеннән, район яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән, мәгариф идарәсеннән җаваплы җитәкчеләр катнашты.
Утырышта көн тәртибендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән танышу, җитешсезлекләрне анализлау, террорчылыкка каршы чаралар күрү максатыннан аерым игътибарга алынырга тиешле районда халык күп йөри торган объектлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов чыгыш ясады.
Комиссия вәкилләренең фикер алышуларыннан соң, тикшерүдә китерелгән мисалларны һәм җирлекләрне, халык күп җыела торган территорияләрне контрольгә алырга, хокук бозуларны булдырмау өстендә җитди эш алып барырга, булган җитешсезлекләрне төзәтү өстендә эшләргә дигән бурыч-максатлар билгеләнде. Район прокурорына җәмәгать тәртибен тәэмин итү максатыннан, алда санап үтелгән объектларны аерым контрольгә алырга дигән бурыч куелды.