10 июнь көнне Куныр филиал №12 китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты "Кояшкай" лагеренә йөрүче балалар арасында "Туган җирем" исемле шигырь конкурсы уздырды. Шигырь конкурсы якынлашып килүче Рәсәй көне бәйрәме кысаларында оештырылды. Балалар туган җиргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, конкурс Россия гимнын җырлау белән тәмамланды.
9 нчы июнь көнне Балтач үзәк китапханәсе Россия көне уңае белән уку залында һәм “Балтач” ял паркында “Россия- священная наша держава” исемендә китап күргәзмәсе тәкъдим итте.Китап укучылар Паркта Россиягә багышланган китаплар белән таныштылар, туган ил темасын чагылдырган рәсемнәр ясадылар.
9 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсе балаларның шат авазына күмелде. Бүген бөтендөнья дуслык көне, 4 июнь шагыйрәбез Э. Шәрифуллинаның тууына 70 яшь, 6 июнь исә А.С. Пушкин туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә “Җитәкләшеп үтик җәй иленнән” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәбездә Э. Шәрифуллинаның “Күңел агымының сере...” дөньясына сәяхәт кылдык. “Дуслык, чын дуслык” шигырен укып дуслык турында сөйләштек. Пушкин яшәгән заманнарда ук уйналган перчатка ыргытып сорау-җавап биреш уенындагы, татар яшьләренең кич утырганда уйналган бияләй атыш уенындагы кебек табышмаклар әйтештек, шагыйрәбезнең балалар өчен язган китаплары белән таныштык. Бик күңелле һәм рәхәт иде җәй илендә.
Бәйге чын мәгънәсендә, тантаналы төстә, күтәренке рухта ачык һавада башланып китте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин ихлас теләкләрен, хәер-фатихасын теләп, конкурсантларга уңышлар теләде. Тантаналы төстә, Татарстан гимны астында бәйрәм флагы күтәрелде.
Терлекчеләр арасында бәйге районыбызда 11нче тапкыр үткәрелә. Әлеге чарада ел да районның һәр хуҗалыгыннан иң алдынгы уңган берәр сыер савучы һәм белгеч (осеменатор) катнашып, хезмәттәшләре арасында үзләренең осталыкларын күрсәтә.
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Әти-әниләргә балалары лагерьга алырга кирәкле әйберләр исемлеген төзергә киңәш ителә.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балаларын ялга җибәрүче әти-әниләргә киңәш-тәкъдимнәрен әзерләде, диелгән идарә тармагы сайтында. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Әти-әниләр балалары лагерьга алачак әйберләр исемлеген төзергә, шул ук вакытта кием-салым смена буена җитәрлек булырга тиеш. Лагерьга алып бару өчен балаларга кыйммәтле техника бирергә кирәкми. Ата-аналар балаларына андагы күмәк тормыш кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларның гади гигиена кагыйдәләрен сакларга: юынырга, тешләрен чистартырга, душта юынырга һәм бәдрәфтән соң кулларын юарга онытмаска кирәклеген искәртү мөһим. Кирәгенчә ислемай һәм бөҗәкләрдән саклану чарасы кулланырга кирәк, артык куллану аллергия бирергә мөмкин.
Китапханәгә китап укучыларны күбрәк җәлеп итү максатыннан китапханәчеләр төрле эш алымнары кулланалар.Шул исәптән Чепья авыл китапханәсе дә "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәсендә дәваланучы яшьләр белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде.
7 июнь көнне Куныр филиал № 12 китапханәсе, Куныр урта мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары белән, “Авылым тарихы” дип исемләнгән викторина уздырды. Укучылар авыл тарихы белән бәйле истәлекләр белән танышты, викторина сорауларына җаваплар эзләде.
05.06.2017 ел көнне сәгать 13.00 дән 14.00 гә кадәр Пыжмара авыл җирлегендә Балтач районы прокуроры Айрат Шәкертзянович Низамиев гражданнар кабул итте. Очрашуда, танышу максатыннан, оешма җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисе Абдуллин Ф.А., социаль хезмәткәр Гарифуллина Г.М. лар да катнашты. Шәхси сораулары булган гражданнарның һәрберсе белән аерым сөйләшү булды.
5 нче июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә көне уңаеннан Алан китапханәсендә "Тирә-ягыбыз чистамы" дигән темага акция уздырылды.