Агымдагы елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Казан шәһәр Думасы депутаты Татьяна Воропаева һәм балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина эшлекле визит белән безнең районга килеп, гражданнарны кабул итә.
Шул уңайдан Анда безнең районның бала хокукларын яклауга кагылышлы барлык структуралары вәкилләре, шулай ук прокуратура, полиция хезмәткәрләре катнашында киңәйтелгән утырыш үткәреләчәк. Чарада катнашучы җаваплы вәкилләр тарафыннан фикер алышулар һәм сорауларга җаваплар бирү планлаштырыла.
Приемга язылу өчен телефон: 2-57-75