Янгын сүндерү бүлегендә кунакта

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында  2017 елның 18 октяберендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Экскурсияне бүлекчәнең отдел җитәкчесе Перемечев Э.Н. үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искәртеп үтте.

Экскурсия барышында Эдуард Николаевич янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү, юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.

Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International