Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика органнарының эшен оештыру һәм аңа контрольлек итү өчен район прокуроры каршында эшче төркем эшләп килә. Шушы көннәрдә аның чираттагы утырышы узды.
Район прокуроры Айрат Низамиев җитәкчелегендә үткән әлеге утырышта сүз балалар тәрбиясе, авыр гаиләләрдә яшәүче балаларның иминлеге, аларга беркетелгән җәмәгать тәрбиячесе хакында барды. Яңа уку елында эшләнәсе эшләр, чаралар хакында да сөйләшенде.
Төркем әгъзалары хәл итәсе мәсьәләләрне күтәрделәр, тәкъдимнәр җиткерелде.
– Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатында профилактика органнарының һәрберсеннән бердәм хезмәттәшлек таләп ителә. Аеруча җәмәгать тәрбиячесе юнәлешендә эзлекле эш алып бару сорала. Чөнки әлеге вәкилләрнең балаларга тәэсире зур. Җәмәгать тәрбиячеләренә билгеләнгән кешеләрне бер җыеп, аңлату эшләре алып бару да артык булмас, – диде Айрат Шәкертҗанович.