Районыбыз укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2017 елның 6 октябре, җомга

Районыбыз мөгаллимнәре 4 октябрь көнне район  мәдәният үзәгендә үзләренең традицион һөнәри  бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.Аларны бу тантаналы  чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин,  район башкарма комитеты  җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф ветераны Гарифҗан Мөхәммәтшин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева тәбрикләде. Сәхнә түрендә узган уку елында белем һәм тәрбия  бирүдә иң югары уңышларга ирешкән  мөгаллимнәрне котладылар. Бәйрәм кичәсе укытучылар һәм мәктәп коллективлары, район балалар сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге укучыларының  чыгышлары  белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International