Президент "Татарстан" тракторчысы Зөлфәт Хәкимовка "Атказанган механизатор" исеме бирде

2017 елның 6 октябре, җомга

Кичә - 5 октябрь көнне  Казан теннис академиясендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кабул итү танатанасы булды. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, АПК вәкилләре катнашты.

Әлеге мәртәбәле, республикакүләм әһәмиятле чарага районыбыздан 42 кешелек делегация барды. 

Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгының тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында безнең районнан "Татарстан"  хуҗалыгы тракторчысы Зөлфәт Хәкимов  та бар иде.  Президент аңа озак еллар намуслы   хезмәте өчен  "Атказанган механизатор" исеме бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International