ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 Гражданлык  хәле актларына дәүләт теркәве уздыру тармагын үстерүгә керткән озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Россиядә ЗАГС органнары оешуга 100 ел  тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын язу идарәсенең  Мактау таныклыгы белән бүләкләнәләр: 

20 декабрь көнне район Советының утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач  район Советының унсигезенче утырышы узды. Утырышны   Балтач   район    башлыгы,    район    Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. Утырышның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы  предприятиеләре,   оешма-учреждение  җитәкчеләре катнашты.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

 16 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә "Каз өмәсе" гөрләде. 

Әлеге кичәдә агымдагы ел дәвамында район мәдәният учаклары каршында эшләп килүче фольклор коллективлары арасында барган "Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф-гадәт сагында" дип исемләнгән иҗат бәйгесенә йомгак та ясалды. 

16 декабрь көнне Татарстан Республикасы ветераннар иҗтимагый оешмасының 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге мәртәбәле тантаналы бәйрәм чарасы Казанның Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында үтте. Шул уңайдан балтачлылар бәйрәм тантанасы кунаклары булдылар.
 

23нче декабрь, шимбә көнне Балтачта һәм Чепьяда Яңа ел алды ярминкәләре оештырыла. Анда авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашачак. Ярминкәләр иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

"Балтач агрохимсервис» оешмасы базасында үсемлекчелек буенча укулар оештырылды. Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты һәм алып барды. Әлеге укуларга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм агрономнары чакырулы иде. Мондый төр укулар районыбызда даими үткәрелеп тора. Агрономнар укуларның системалы рәвештә үткәрелеп торуын хупладылар, яңа төр минераль ашламалар турында,  расланган ысуллар хакында кирәкле мәгълүмат  тупладылар. Бу белгечләргә тәҗрибә уртаклашу һәм белемнәрен арттыру өчен  кирәк.

Яңа елның беренче аенда  3- 23 гыйнвар көннәрендә  күп балалы, район  социаль яклау бүлеге аша бала өчен пособие алучы аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлеге чикле  ярдәмгә мохтаҗ балаларга Чистай шәһәренең “Раздолье” дәвалану-сәламәтләндерү комплексына  бушлай 10 юллама бирелде. Искәрмә: 7 яшьтән алып, 15 яшькә кадәрге балалар гына керә.

“Сорнай” хуҗалыгы базасында районыбызда язгы чәчү кампаниясенә әзерлек максатыннан техника ремонтына багышланган зональ семинар булды. Әлеге семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Галимҗан улы Таһирҗанов, 10 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Мондый төр семинар һәр ел да үткәрелә, узган ел Кукмара районыныда узган булса, быел безнең район каршы алды. Биектау, Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Теләче, Кукмара, Саба, Питрәч, Мамадыш районнарыннан килгән бертөркем белгечләр семинар барышында үзара тәҗрибә уртаклашып, фикер алыштылар. Чараның теоретик өлеше Кече Лызи мәдәният йортында үткәрелде, иң элек семинарга килүчеләр фойеда авыл хуҗалыгы техникалары җитештерүче һәм запас частьлар белән сату итүче кампанияләрнең вәкилләре әзерләгән күргәзмә белән таныштылар,

12 нче декабрь көнне Россия конституциясе уңае белән Алан авылы китапханәсе клуб белән берлектәукучылар өчен "Бердәмлектә көч" дигән спорт ярышлары уздырды.

11 нче декабрь көнне Алан авылы китапханәсендә Ватан геройлары көне уңаеннан "Ватан барыннан да кадерле" исемле әңгәмә булды. Әңгәмәгә армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылдашыбыз Насибуллин Рәдис катнашты. Ул укучыларга армия хезмәте турында кызыклы итеп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә-очрашу "Зур сугышның кечкенә геройлары" исемле презентация белән дәвам итте. Чара укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International