ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2018 ел
якшәмбе

Көек авылы китапханәсендә нинди генә шәхесләр булмый. Шушы көннәрдә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов булып китте. Һәм, әлбәттә без аның нинди китаплар укырга яратканын да кызыксынып сорап үттек!)))

9-9 шушы ике сан, әйтерсең лә, яшәү белән үлемсезлек тарихы. Шигърияттә мәңгелек юл ярган олы шәхесебезнең сүнмәс рухи көче.2011 елның 9 декабрендә арабыздан киткән агабыз әле дә безгә тутыкмас иҗаты аша көч бирә сыман. 9 февраль көнне Фәнис абый Яруллинның тууына 80 ел булды. Гыйнвар аенда ук Көек авылы китапханәсендә балалар белән аның иҗатын барлый башлаган булсак, олыларыбыз белән дә искә алып тормыш юлында һәркемгә гыйбрәт булырлык мизгелләрен күздән кичердек, шигырьләрен укып күңел тынычлыгы таптык.

Балтач районы Советының утырышлар залында гражданнар оборонасы буенча 2017 елда районда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2018 елга максат-бурычлар билгеләнде.Әлеге утырыш район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә узды. Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының урынбасары Андрей Орлов катнашып, чыгыш ясады. Андрей Николаевич районда гражданнар оборонасы буенча һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуда оештырылган эшчәнлекне уңай бәяләде.

Бүген - 11 февраль көнне балтачлылар бердәм рәвештә "Россия  чаңгы юллары - 2018"гә кушылды. "Сабантуй" ял һәм спорт паркына  районның барлык оешма-учреждение коллективлары, гаиләләр килгән иде. “Россия чаңгы юллары-2018” акциясе  һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла. Ярышларны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Ул райондашларны сәламләп, күтәренке күңел, яхшы кәеф һәм сәламәтлек теләде.

 


10
февраль, 2018 ел
шимбә

 Әкиятләр, җыр-бию,уеннар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатыннан, 7 нче февраль  көнне Арбор авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятләрнең серле дөньясы" исемле әкиятләр кичәсе үткәрелде.  Әкият - ул кеше күңелендә генә була торган серле,тылсымлы бер матурлык.Укучылар татар халык әкиятләре һәм язучылар иҗат иткән әкиятләр белән таныштылар, табышмакларга җавап  бирделәр.

7 ФЕВРАЛЬ көнне Шубан авыл китапханәсендә Лев Толстой елын ачып җибәрдек. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Айсылу Фәргәтовна һәм вожатый апалары Камилә белән килделәр. Китапханәче Лев Толстойның биографиясе белән таныштырды. Прыжок мультфильмын карадык. Камилә апалары «Арыслан һәм эт» мәсәлен «Филиппок» хикәясен кычкырып укыды. Укытучылары Салават күпере журналының быелгы беренче саны (Толстой елына багышланган) белән эшләү тәртибен аңлатып китте. Ахырдан балалар капка уены уйнап ял итеп алдылар һәм Л.Толстойга ясалган китап күрмәзмәсе белән таныштылар.


9
февраль, 2018 ел
җомга

Cәрдек авыл китапханәсендә 2 нче февраль көнне 5-6 сыйныф укучылары белән "Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах"исемле акция кысаларында кычкырып уку чарасы үткәрелде.Чарада 6 укучы катнашты һәм Б. Лавренев"Разведчик вихров", В. Богомоловның "Иван Зося" китаплары кычкырып укылды. Китапханәдәге башка китаплар белән күргәзмә ясалды.

9 февраль  көнне  Балтач үзәк китапханәсендә нәфис сүз осталарының  район бәйгесе булып узды.  Чарада барлыгы  33 кеше катнашты.  Катнашучыларның иң яшенә  6, иң өлкәненә- 66 яшь иде.

Бәйге нәтиҗәләре:

6 яшьтән  14 яшькә  кадәр:

1 урын  Герасимов Азат -  Балтач

               Гараев  Наил -       Балтач

2 урын    Абдуллина  Ләйсән  -  Я.Чурма

                  Абдуллина   Гүзәл   -  Карадуган

3  урын    Әхмәтова  Мәликә – Шешеңәр

                  Гаврилова  София -  Чепья

14 яшьтән  24 яшькә кадәр

1 урын    Шакирова  Зөһрә  -  Балтач

                 Кәримова  Лалә -  Түнтәр

2 урын     Волкова  Лидия  -  Дорга

3  урын    Филиппова  Айгөл  - Чепья

                  Хакимҗанова  Илзия  -  Шода

24  яшьтән  - .....

1  урын     Йосыпова   Равилә  -  Арбор

2  урын     Алексеева    Нәзирә   - Субаш

3 урын    Фасихов  Наил  -  Нөнәгәр

                  Шафигуллина  Ленина - Яңгул       

7 февраль көнне Пыжмара авыл җирлегендә район башлыгы Нутфуллин Рамиль Рашит улы  катнашында СХПК “Кама” хуҗалыгының отчет сайлау җыелышы булып узды. Хуҗалыкның җаваплы хезмәткәрләре 2017 елда эшләнгән эшләре буенча хисап тотты һәм 2018 елга  алда торган бурычлар каралды.

2015 елдан ЕНВД коэффиөиенты үзгәрешсез иде - 1,798.Россия икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы 30.10.2017 N 579 нигезендә  2018 елга күрсәткеч 1,868. Димәк, физик күрсәткечен зурлыгы үзгәрешсез булганда,  инде 2018 елның I кварталына К2 коэффициенты һәм салым ставкасы бердәм салым суммасы күбрәк булыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International